Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Миңнеханов һәм Фальков Казанда венчур форумын ачты
«Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге мәйданчыгында технологик эшмәкәрлек һәм инновацияләр өлкәсендәге төп вакыйгаларның берсе булган XIX Россия венчур форумының тантаналы ачылышы булды. Форум РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында ачылды.
Фальков үз чыгышында РФ Президенты Владимир Путин куйган илкүләм максат – технологик лидерлыкка ирешү контекстында форумның аерым әһәмиятен ассызыклады.
«Технологик лидерлыкка ирешү бүгенге көндә әлеге мәйданчыкта булган барлык катнашучылардан: зур компанияләрдән, инвесторлардан, үсеш институтларыннан, банклардан, университетлардан, фәнни оешмалардан, гавами хакимият органнарыннан мөмкин кадәр күбрәк көч туплауны таләп итә. Һәм мондый дискуссия мәйданчыгы булу бик тә актуаль булып күренә», - дип белдерде министр.
Шулай ук, дөньяда конъюнктураның үзгәрүенә һәм илдәге вазгыятькә карамастан, ел саен Россия венчур форумы технологик эшмәкәрлекне һәм венчур индустриясен үстерү белән кызыксынучыларны җыя, дип өстәде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз