Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов һәм Чистюхин Казанда «Бердәмлек – 2022» спартакиадасын уздыру турында сөйләште
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Банкы рәисенең беренче урынбасары Владимир Чистюхин белән очрашты. Алар уртак проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру, аерым алганда – Казанда «Бердәмлек – 2022» Россия Банкы спартакиадасын уздыру турында сөйләште.
Спартакиада Татарстан башкаласындагы Универсиада авылы территориясендә 26-30 сентябрьдә узачак. Аның программасына спортның 10 төре: баскетбол, йөзү эстафетасы, мини-футбол, бадминтон, шахмат, шашка, өстәл теннисы, пляж волейболы, җиңел атлетика эстафетасы һәм хоккей буенча ярышлар керә.
Очрашуда Казанга ярышларда катнашу өчен инде 300гә якын спортчы килүен билгеләп үттеләр. Моннан тыш, җанатарлар да килә, алар шәһәр кунакханәләрендә урнаштырыла, дип хәбәр итә республика Президентының матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз