news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов гражданнарны мобилизацияләү буенча Армиягә чакыру комиссиясе утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты - Татарстан Республикасы Армиягә чакыру комиссиясе рәисе Рөстәм Миңнеханов гражданнарны мобилизацияләү буенча Татарстан Республикасы Армиягә чакыру комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Хәрби комиссары Сергей Погодин, төбәк министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин чыгыш ясады – ул республикада өлешчә мобилизация барышы турында оператив мәгълүмат бирде.

Шуны да искәртик: бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге базасында оештырылган мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктында булды, шулай ук ККТЮУ полигоны базасында (Казан югары танк команда училищесы) палаткалы лагерьда урнашу шартларын бәяләде.

21 сентябрьдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыгыш ясады һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы указга кул куйды. РФ саклану министры Сергей Шойгу белдергәнчә, хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервист чакырылырга тиеш. Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин РФ Президенты Указы нигезендә республика территориясендә өлешчә мобилизация турында боерыкка кул куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100