news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Динамо-Ак Барс»ны Россиянең 20нче чемпион титулына лаек булуы белән котлады

Чәршәмбе көнне Казан Кремлендә чирәмдәге хоккей буенча Россиянең 20нче чемпион титулын откан «Динамо-Ак Барс» командасын хөрмәтләделәр.

Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов (чемпионнар аңа кәшәкә һәм алтын медаль тапшырды), команданы чираттагы уңышы белән котлап, аларның осталыгын билгеләп үтте.

«Искиткеч, ышанычлы җиңүегез белән котлыйм. Бердәм команда рухы сезгә уңыш китерде. Чираттагы, 20нче җиңү – Россия спорты тарихындагы рекорд ул. Россия Кубогын, Россия Суперкубогын яулау, Россия чемпионнары булып танылу – республика спорты өчен бик зур уңыш. Бу – максатчан, команда белән эшләү нәтиҗәсе, әлеге уңайдан баш тренер Араик Маргарянны аерым билгеләп үтәсем килә.

Сезнең җиңү чирәмдәге хоккейны үстерү өчен зур этәргеч булачак, чөнки команда уенчыларының күбесе Олимпия резервындагы республика спорт мәктәбендә тәрбияләнеп чыккан, анда бүгенге көндә 882 бала шөгыльләнә. Бу – үсеп килүче буын өчен яхшы үрнәк. 20нче чемпион титулы соңгысы булмасын. Алга таба да җиңүләр теләп калабыз», - дип белдерде Миңнеханов.

Араик Маргарян һәм клуб президенты Евгений Корольков «Татарстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен ордены» белән бүләкләнде. Команданың бер әгъзасы да бүләксез калмады. Сигез уенчы һәм тренер-административ штаб әгъзалары (мисал өчен, өлкән тренер Артур Маргарян, видеооператор Жак Маргарян) медальләргә лаек булды. Команда докторы Диләрә Сәлиевага Татарстанның атказанган табибы дигән мактаулы исем бирелде, калган барысына да Рәхмәт хатлары тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100