news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Брест шәһәрендә Яшьләр патриотлык үзәгендә булды

Миңнеханов Брест шәһәрендә Яшьләр патриотлык үзәгендә булды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белоруссиянең Брест өлкәсенә эш сәфәре барышында Брест шәһәрендәге Яшьләр патриотлык үзәгендә булды. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Үзәк яшьләр инициативасы белән төзелгән. Ул уку һәм иҗтимагый эштә югары күрсәткечләргә ирешкән балаларга патриотик тәрбия бирү программасын, сәламәтләнүгә мохтаҗ балаларны тәрбияләү программасын, гомуми урта белем бирү программаларын, балаларга һәм яшьләргә өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыра.

Үзәк эшләгән чорда анда 26 меңнән артык кеше укыган, алар арасында Россиянең алты төбәгеннән яшүсмерләр дә бар. Рөстәм Миңнехановка патриотлык үзәген үстерү стратегиясе кысаларында анда халыкара сменалар оештыру планлаштырылуы турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot