news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Брест ныгытмасында булды һәм чәчәкләр салды

Миңнеханов Брест ныгытмасында булды һәм чәчәкләр салды
Фото: ТР Рәисе матбугат хезмәте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Белоруссиянең Брест өлкәсенә визитының эш программасын «Брест ныгытмасы» мемориаль комплексында булудан башлады. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Брест ныгытмасында булганда Рөстәм Миңнеханов монументка чәчәкләр салды.

Брест ныгытмасы – Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендәге батырлык һәм фаҗига символы. Ул совет солдатларының ныклыгын гәүдәләндерә: гарнизон бер айдан артык (1941 елның 22 июненнән 20 июленә кадәр) тулы камалышта тора.

Мемориаль комплекс 70 гектарны били, ул иске ныгытма хәрабәләрен һәм XIX гасырның башка тарихи корылмаларын, шулай ук скульптура композицияләрен үз эченә ала. Монда ук берничә музей һәм Изге Николай соборы урнашкан.

news_right_1
news_right_2
news_bot