news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Миңнеханов Брест ныгытмасын саклаучылар турында: Алар Ватан өчен ахырга кадәр көрәштеләр

Миңнеханов Брест ныгытмасын саклаучылар турында: Алар Ватан өчен ахырга кадәр көрәштеләр
Фото: max.ru/rustamminnikhanov

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең социаль челтәрләрдәге битләрендә Белоруссиянең Брест өлкәсенә сәфәре барышында Брест ныгытмасында алган тәэсирләре белән уртаклашты.

«Брест ныгытмасында булдык. Сугышның бөтен коточкычлыгын беренче булып үз өстенә алган җир. Совет солдатының гаҗәеп батырлыгын данлый. Алар курыкмадылар гына түгел, алар үз Ватаннары өчен ахырга кадәр көрәштеләр», – дип язган ТР Рәисе үз каналында.

«Брестның мөһим геройларының берсе – якташыбыз Петр Гаврилов. Якташыбыз белән горурланабыз!» – дип язган Рөстәм Миңнеханов, ныгытманы соңгы саклаучыларның берсе – Альвидино авылында (Хәзерге Татарстан Республикасы Питрәч районы) туган майор Петр Гавриловны искә алып.

news_right_1
news_right_2
news_bot