news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Бөтен көч терлекчелекне сыйфатлы азык белән тәэмин итүгә юнәлдерелергә тиеш

Шәхси хуҗалыкларны терлек азыгы белән тәэмин итү өлешендә эшне көчәйтергә кирәк. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә хәбәр итте, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте.

Президент билгеләп үткәнчә, бүген авыл хуҗалыгы өчен бик җаваплы чор. Бөртеклеләрнең киләчәк уңышын формалаштыру эше бара. Шулай ук терлек азыгы әзерләүнең актив фазасы бара: республикада беренче июльгә бер шартлы баш терлеккә 6,9 центнер азык берәмлеге бар. «Бөтен көч терлекчелекне сыйфатлы азыкның кирәкле запасы белән тәэмин итүгә юнәлдерелергә тиеш. Узган ел бик авыр булды, шуңа күрә запасларыбыз юк. Еллык запас кына түгел, өстәмә мөмкинлекләр дә булырга тиеш», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент район башлыкларына терлек азыгы һәм шәхси хуҗалыклар белән тәэмин итү эшен оештырырга кушты. «Хуҗалыклар өчен терлек азыгы әзерләү – бик мөһим бурыч. Шәхси хуҗалыкларда терлек азыгына бәйле проблемалар булса, терлекләрнең баш санын киметүгә китерергә мөмкин. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрына бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирергә кирәк», – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100