Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов Биектау районында җитештерү һәм сәнәгать парклары булдыруны уйларга кушты
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Биектау районында булды. Сәфәр кысаларында ул «Бөреле» ябык акционерлык җәмгыяте механизаторлары белән очрашты, район кырлары өстеннән вертолетта очып узды һәм урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты. Аны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров озата йөрде.
Республика Президенты әңгәмә барышында белдергәнчә, кешеләргә эшкә дип шәһәргә йөрергә туры килмәсен өчен районда өстәмә җитештерү объектлары һәм сәнәгать парклары булдырырга кирәк.
Рөстәм Миңнехановка хәзер район кырларында 57 комбайн эшләвен, 47 процент мәйданда иген җыеп алынуын сөйләделәр. Барлыгы 2,5 миллион тонна ашлык суктырылган.
Биектау районында эре мөгезле терлекләр саны бераз кимегән, шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 180 башка азайган. Татарстан Президенты мал-туарга ризык әзерләүнең һәм терлек азыгы үзәкләрен булдыруның мөһим булуына игътибар юнәлтте. Мондый үзәкләр малларның баш санын сакларга ярдәм күрсәтәчәге турында искәртелде.
Аннары Рөстәм Миңнеханов авыл җирлекләре җитәкчеләренә яңа тракторлар ачкычлары тапшырды. Яңа техникалар «ТР Муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе оештырган республика конкурсында җиңүчеләргә бирелде. Грант күләме авыл җирлекләре өчен – 1,5 миллион сум, район үзәге булмаган һәм шәһәр тибындагы бистәләр өчен 2 миллион сум тәшкил итә.
Шулай ук Татарстан Президенты Бөреле авылында яңартылган Мәдәният сараен карады. Төзекләндерелгәннән соң бинада берьюлы район балалар сәнгать мәктәбенең филиалы, китапханә, балалар спорт мәктәбе бүлекчәсе һәм даруханә ачылган.
Миңнехановка районның аерым территорияләрен – Иске Казан музеен һәм «Дөбъяз» балалар спорт-сәламәтләндерү лагерен үстерү концепциясе тәкъдим ителде.
Ахырда Татарстан Президенты якын-тирә 14 торак пункттагы 4599 кешегә хезмәт күрсәтүче гомуми практика табибы офисын карады. Бина Татарстанда сәламәтлек саклауның беренчел буынын яңарту программасы кысаларында төзелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз