news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов белән Стуглев Татарстан – «Росконгресс» хезмәттәшлеге турында килешү имзалады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Росконгресс фонды директоры, идарәсе рәисе Александр Стуглев белән очрашты.

«Яклар күргәзмә-ярминкә һәм конгресс эшчәнлеге өлкәсендәге хезмәттәшлек, алга таба уртак проектларның перспективалары турында фикер алышты», – дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Стуглев Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Росконгресс» фонды арасында хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Документ Татарстанның инвестицион җәлеп итүчәнлеген һәм экспорт потенциалын арттыру өлкәсендә хезмәттәшлекне, шулай ук республикада гамәлгә ашырыла торган перспектив инвестицион һәм экспорт проектларын эчке һәм тышкы базарларда алга этәрүне күздә тота.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100