news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Абаев Татарстан белән Казахстан мөнәсәбәтләрен ныгыту турында фикерләште

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан мәдәният һәм спорт министры Даурен Абаев белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Очрашуда Рөстәм Миңнеханов Россия-Казахстан хезмәттәшлеге кысаларында мәдәният өлкәсендә Казахстан коллегалары белән мөнәсәбәтләрне алга таба ныгыту мәсьәләләре турында фикер алышты. Бу турыда Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан һәм Казахстанның тугандаш халыкларының уртак килеп чыгышы, бердәм дин, телләр һәм мәдәниятләрнең охшашлыгы якынайта. Бүген Казахстан - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе.

Татарстан Президенты шулай ук хезмәттәшлекнең ныгуына ышаныч белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Даурен Абаев Татарстанга Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган чараларда катнашу өчен килде.

Моннан тыш, Казахстан мәдәният һәм спорт министры «Россия – Ислам дөньясы «Kazan Summit» халыкара икътисади саммиты сессияләрендә катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100