news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов барлык хезмәтләрдән гадәттән тыш хәл нәтиҗәсен бетерүгә әзер булуны таләп итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә профильле ведомстволар җитәкчеләреннән һәм муниципалитетлар башлыкларыннан катлаулы һава шартларына бәйле гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерүгә әзер булуны таләп итте.

Республика җитәкчесе искәрткәнчә, барлык хезмәтләрнең бердәм эшләве һәм җирле үзидарә органнарының тыгыз хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә Татарстанда 24 ноябрьдә бозлы яңгыр нәтиҗәсендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлнең нәтиҗәләрен кыска вакытта бетереп булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бозлы яңгыр нәтиҗәсендә безнең кайбер торак пунктларда электр энергиясе сүндерелде. Иң катлаулы метеошартлар зонасында Чүпрәле һәм Буа районнары аеруча зыян күргән. Аномаль һава шартлары Алексеевск, Кама Тамагы, Нурлат, Спас, Тәтеш районнарында электр челтәрләрендә һәлакәтләргә да китерде», - диде Татарстан Президенты.

«Һава торышы аномалияләре шулай ук торак пунктларда юллар, иҗтимагый киңлекләр бозлануга китерде. Бу шәһәр пассажир транспорты эшендә дә чагылыш тапты», - дип өстәде Миңнеханов.

«Кышның әле башлануын һәм начар һава шартлары кабатланырга мөмкин булуын исәпкә алып, республиканың профильле министрлыклары, шәһәр һәм район башлыклары игътибарын гадәттән тыш хәлләрнең мөмкин булган нәтиҗәләрен оператив хәл итүгә һәм аларның нәтиҗәләрен бетерүгә даими әзерлектә булу кирәклегенә юнәлтәм», - дип йомгаклады Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100