Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов балаларга карата кылынган җинаятьләрне профилактикалау эшен көчәйтергә кушты
Балаларның иминлеге – Татарстандагы барлык ведомстволарның да төп бурычы. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Тикшерү комитетының йомгаклау коллегиясендә шулай дип белдерде.
Коллегиядә Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең эш нәтиҗәләре һәм алдагы елга планнары хакында фикер алыштылар. Ведомство башлыгы Валерий Липский сүзләренчә, балаларга карата кылынган җинаятьләр саны 20 процентка кимегән – 2022 елда барлыгы 800 очрак теркәлгән.
Ведомство башлыгының докладын тыңлаганнан соң, Миңнеханов әлеге җинаятьләргә чик кую һәм аларны ачу Татарстан тикшерүчеләренең өстенлеге булырга тиеш дип искәртте.
«Биредә тиешле чараларның барлык комплексын кулланырга кирәк. Балалар хакында сүз барганда, карарлар тиз һәм нәтиҗәле рәвештә кабул ителергә тиеш. Барлык ведомстволар һәм хокук саклау органнарына үзара килешеп эшләргә, эшне көчәйтергә кирәк», - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов коллегиядә катнашучыларга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз