news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Алабуга» зонасындагы ике төрек заводының яңа проектлары хакында фикер алышты

Миңнеханов «Алабуга» зонасындагы ике төрек заводының яңа проектлары хакында фикер алышты
https://prav.tatarstan.ru/

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шишеджам» төркеме (Төркия) директорлар советы башкарма әгъзасы Әхмәт Кырман белән очрашты. Чара ТР Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта республика Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Шишеджам» - пыяладан эшләнмәләр җитештерү буенча дөньякүләм лидерларның берсе. Әлеге төркемнең ике заводы Татарстан территориясендә - «Алабуга» махсус икътисади зонасында да эшли.

«Тракья Гласс Рус» ел саен 230 тоннага якын табаклы пыяла эшләп чыгара, ә «Аутоматив Гласс Альянс Рус» автомобиль пыялалары җитештерү белән шөгыльләнә. Предприятиенең куәте елына 800 мең автотранспорт чарасы өчен комплектлау җиһазлары эшләп чыгарырга мөмкинлек бирә. Заводлар 700гә якын кешене эш урыны белән тәэмин итте.

«Очрашу кысаларында яклар предприятиеләрнең агымдагы эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләр, шулай ук ике яклы хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары хакында фикер алышты», - дип хәбәр иттеләр ТР Президентының матбугат хезмәтеннән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100