news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлык: Россиядә маймыл чәчәк авыруы белән зарарлану очраклары юк

Россиядә маймыл чәчәк авыруы (оспа обезьян) белән зарарлану очраклары теркәлмәгән. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

«Россиядә зарарлану очраклары юк», –  дип җавап бирде профильле ведомство башлыгы журналистларга.

Ул аңлатканча, чәчәк авыруына каршы вакцинация 1980 елга кадәр мәҗбүри булган, шуңа күрә бүген «иммунлы халыкның билгеле бер берлеге» бар. Моннан тыш, илдә диагностика чаралары бар, шуңа күрә диагноз кую белән бернинди кыенлыклар да юк.

Аның сүзләренә караганда, Россия табиблары маймыл чәчәк авыруын ачыклый һәм аны дәвалый алачак — моның өчен дарулар бар.

«Кирәкле медикаментоз терапия медицина оешмаларында бар», – дип белдерде Мурашко.

Элегрәк Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы дөньяның 11 илендә әлеге авыруның 80 очрагы ачыклануы турында белдергән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100