Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Министрлар Кабинетында ТКХ нең сыйфатына кагылышлы 3 карар проекты тикшерелде
Бүген Хөкүмәт йортында торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү хакында сөйләштеләр
(Казан, 23 март, “Татар-информ”). Халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын ничек күтәрергә, алар өчен түләү күләменең нигезлелеген ничек билгеләргә? Бүген ТР Министрлар Кабинетында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә шул хакта сүз барды, дип хәбәр итә матбугат хезмәте.
Анда Премьер-министрның беренче урынбасары Равил Моратовның бу мәсьәлә буенча чыгышы тыңланган. Беренче вице-премьер киңәшмәдә катнашучыларга торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү өлкәсендә хәлне көйләү буенча берничә Хөкүмәт карары проектын тәкъдим иткән. Беренчесе торак фонды белән идарә итүдә идарә компанияләре арасында көндәшлекне үстерүгә кагыла. Равил Моратов белдерүенчә, идарәче компанияләрне электрон сәүдә аша сайлап алуны стимуллаштырырга кирәк. Әлеге карар проекты мәҗбүри ачыклауны таләп иткән мәгълүматлар исемлеген дә эченә алган. Мәсәлән, идарәче компаниянең нинди хезмәтләр өчен гражданнардан нинди сумма алуы турындагы мәгълүмат ачык күрсәтелергә тиеш.
Икенче карар проекты халыкка күрсәтелә торган торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү һәм тарифларның нигезлелеген билгеләү чараларын эченә ала. Хезмәтләрнең бәясен исәпләү буенча методик рекомендацияләр аңа кушымта итеп бирелә. Өченче карар проекты торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында исәп-хисап ясап баручыларның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен саклауга кагыла. Анда хезмәтләр буенча бурычлы гражданнар белән социаль контракт төзү мөмкинлеге беркетелгән.
Равил Моратов белдергәнчә, республикада торак-коммуналь түләүләрне башкармаучылар белән бәйле вәзгыять анализланган. Бу категориягә керүчеләр арасында яхшы гына тотрыклы керем алып яшәүчеләр дә бар икән. Ә менә пенсионерлар - торак-коммуналь хезмәтләр өчен вакытында түләп, бу өлкәдә үрнәк күрсәтүчеләр. Равил Моратов сүзләренә караганда, республикада торак-коммуналь хезмәтләргә түләү буенча шактый бурычлары җыелган гражданнарны күчерү өчен кирәк булган торак фондын төзү зарур.
Рөстәм Миңнеханов бүген тикшерелгән Хөкүмәт карарлары проектларын бик кирәкле һәм вакытлы дип саный. Хөкүмәт башлыгы торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатына кагылышлы мәсьәләләрдә муниципаль берәмлекләр тәҗрибәсен өйрәнергә тәкъдим иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз