news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Министрлар Кабинеты өлешчә мобилизация үткәрүгә акча бүлеп бирәчәк

Россия Президенты кушуы буенча Хөкүмәт өлешчә мобилизация үткәрүгә акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Министрлар Кабинетының телеграм-каналында хәбәр ителә.

Хөкүмәткә шулай ук өлешчә мобилизация чорында РФ Кораллы көчләре һәм башка хәрби частьләр һәм органнарның ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен чаралар күрергә кирәк.

Моннан тыш, якын арада Министрлар Кабинеты чакырылышны кичектереп тору хокукы бирелә торган гражданнарның категорияләрен билгеләргә тиеш.

Искәртеп узабыз, иртән Россия Президенты Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать белән чыкты һәм өлешчә мобилизация үткәрү турындагы карарны имзалады. Шойгу ачыклык керткәнчә, чакырылышка хәрби тәҗрибәсе булган 300 мең резервтагы кеше җәлеп ителергә тиеш, бу – гражданнарның гомуми санының 1 процентыннан бераз күбрәк. Чакырылыш этаплап булыр дип көтелә, студентлар һәм хәрби хезмәттәге солдатлар (срочниклар) аңа эләкми.

Россия Федерациясе цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы өлешчә мобилизация буенча повесткаларны дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрү планлаштырылмавын белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100