Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Миллиард.Татар» Татарстанның иң яхшы мода проекты өчен тавыш бирүне ачты
«Миллиард.Татар» «2026 елның иң яхшы Татарстан дизайнеры һәм мода проектлары» номинациясендә тавыш бирүне башлады. Исемлеккә ун дизайнер, бренд һәм мода инициативалары кергән.
Номинантлар унлыгында:
- Lusi һәм Сахтиан – тарихи костюмнарга һәм күн мозаикага багышланган проектлар;
- Urmanay – Лилия Гәрәева бренды;
- Qayna – Альбина Гыйләҗева бренды;
- Солтан Салиев – Санкт-Петербургта үз брендын тәкъдим иткән дизайнер;
- Jewelry Alsu – Екатеринбургтан Алсу Кашапованың татар металл бизәнү әйберләре бренды;
- Rakhim - Заманча мода тенденцияләрен татар мәдәни коды белән берләштерә торган бренд;
- Shulai – Екатеринбургтан Алинә Вәлиева бренды;
- ИЛЮЗА ЛалеАй – XIX гасыр традицион татар күлмәкләре проекты;
- Fashion Iftar – Җәннәт Минһаҗева оештырган төп мода вакыйгасы;
- «Мода анатомиясе» күргәзмәсе – Заманча сәнгать галереясендә экспозицияләр
Катнашучылар «ВКонтакте»да, Телеграммда, шулай ук проект сайтында тавыш бирә ала.
«Ел татарлары» премиясендә катнашучылар барлыгы 21 номинациядә җиңүгә дәгъва кыла. Рейтинг финалы 12-20 ноябрьдә узачак, ә җиңүчеләрнең исемнәре 2 декабрьдә игълан ителәчәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз