Без әле кая барабыз?

Соңгы атнадагы хәбәрләр белән танышып чыктым да, «йа Ходам!», - дип әйткәнемне сизми дә калдым. Болай барсак без кая барып чыгарбыз икән?

Некрасовның «кому на Руси жить хорошо?» дигән сүзләрен руслар күбрәк әйтергә яратса, татарлар Тукайның «без әле кая барабыз?»ын еш искә төшерәләр. Соңгы атнадагы хәбәрләр белән танышып чыктым да, мин дә «йа Ходам!» дип, Тукаебызның да, Некрасовның да әлеге мәгълүм сорауларын искә алдым. Рус массакүләм мәгълүмат чараларын әйтмим дә инде. Әле үзебезнекеләрдә дә күңелдә иртәгәсе көнгә ышаныч тудыра алырдай хәбәрләр бик сирәк. Гел куркыныч, шомлы, кәефне төшерә торган мәгълүматлар белән тулган газеталарыбыз да, бигрәк тә аларның интернет версияләре. Менә шул хәбәрләрнең исемнәренә генә күз салыйк әле.

— Роспотребсоюз илдә гомуми битлек режимы кертте.

— Кискен тын юллары вирус инфекциясе сәбәпле, Татарстанда 40 сыйныф карантинда утыра.

— Роспотребнадзорда мәктәпләрдә, балалар бакчаларында чаралар үткәрү тыелу турында искәрттеләр.

— Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 48 яңа очрагы теркәлгән.

— Фейк түгел, чынбарлык: «Кара капчыкларга салынган мәетләр белән бар җир тулган, аяк басар урын юк.

— Татарстанның баш ветеринары: өч районга африка дуңгыз чумасы керү куркынычы бар.

— Буа, Чүпрәле, Мөслим районнарында кош гриппы очраклары теркәлгән.

— Татарстанда хайваннарны котыруга каршы вакцинацияләү дәвам итә.

— Быел ел азагына кадәр ит, сөт һәм макарон бәяләре артачак дип фаразлыйлар.

— Киләсе өч елда бюджет дефицитлы булачак.

Мондый кара хәбәрләрне бирә башласаң, аларның иге-чиге булмаячак. Соңыннан аларның кайберләренә янә әйләнеп кайтырбыз. Ә хәзер «Без әле кая барабыз?», — дигән мәңгелек сорауга җавап эзләп карыйк.

Россиядә иртәгәсе көнгә ышаныч булмаганга без инде күнеккән идек. Күнекмәгәннәр илдән инде күптән чыгып киттеләр, китмәгәннәре китәргә әзерләнә. Бигрәк тә дөньяга үз карашы булган, акыллы, фикерле яшьләр чит илгә китү турында хыяллана. Чөнки алар башың белән җир себерсәң дә, кызыл дипломың, әллә-нинди оригинал идеяләрең булса да, әгәр арттан этүчең, зур урында утыручы туганың булмаса, беркайчан да яхшы, акчалы, перспективалы эш урыны табып, гаилә корып, бәхетле булып бу илдә яшәп булачаклыгына өметләрен инде күптән өзгәннәр. Зур түрәләрнең, байларның барлык туган-тумачалары төшемле урында утыралар. Ярар, әтиләре сәләтле дә кеше булсын ди, әмма алардан туган балалар да таланлы дигән сүз түгел ләбаса?! Илебез өчен иң начары — байлар, түрәләр бүген акча үзләштереп калу өчен ватанпәрвәр булып кылансалар да, форсат чыгуга алар барысы да бу илдән чыгып качачаклар. Анда аларны нәсел-нәсәбен гомер буе иркен тормышта яшәтерлек байлык көтә.

Әйе, әле бер генә ел элек күпчелек шулай уйлый иде. Ә хәзер Россиядә генә түгел, дөньяның бөтен почмакларында да хаос, башбаштаклык хөкем сөрә, аларда да иртәгәсе көнгә ышаныч кими башлады. Моның иң зур сәбәбе — әлбәттә коронавирус һәм шуңа бәйле икътисади-финанс кыенлыклары. Медицина алга китте дип шапырынырга яратсак та, әле бер генә илнең дә шушы зәхмәткә каршы торырлык, ышанычлы, дәвалыйсы урында сине инвалидлыкка чыгармаучы вакцина уйлап таба алганнары юк. Вирусның үзен дәвалау буенча да нәтиҗәле препаратлар күренми. Ә һәртөрле юрамалар, версияләр белән интернет тулган. Аларны укысаң чәчләрең үрә торырлык. Коронавирус безгә вакытлыча, кунакка гына түгел, мәңгегә килгән ахры дигән нәтиҗәгә киләсең. Бу вирусны эләктереп, аннан терелүчеләргә дә шатланырга иртәрәк икән әле. Ахыргы нәтиҗәләре бик күңелсез булырга мөмкин, имеш.

Коронавирусның кешелек дөньясына Ходай биргән сынау икәнлегенә хәзер инде атеистлар да ышана башлады бугай. Кеше үз кулы белән бу авыруны таратты. Вирусның бер төрен җиңсәләр дә, икенче төрлесен уйлап тапмаслар дип беркем дә гарантия бирә алмый. Шулай булгач, без гомер буе куркып, иртәгәсе көнгә тамчы да ышанычыбыз булмыйча яшәрбезме? Кешелек дөньясы акылына килмәсә, кылган гамәлләренә нәтиҗә ясамаса, Ходай безне яклар дип өметләнү урынсыз.

Коронавирус сәбәпле бик күп илләрдә янә карантин игълан итәләр. Россия хәзергә ашыкмый. Әле алдагы карантин вакытында булган икътисади югалтуларның да очына чыга алмыйбыз бит. Тагын карантинга ябылсак, Белорус президенты әйтмешли: «Нәрсә ашарбыз?». Бу вирусны гади халык ничек кичерәдер, каян ризык табадыр, бу хакта мәгълүматыбыз аз. Татар халкы сабыр итәргә, «ил белән килгәнгә түзәрбез, кайгы ялгыз башка килмәсен», — дип яшәргә өйрәнгән ич инде ул. Ә менә билгелерәк шәхесләребез төчкерсәләр дә алар минуты-секунды белән бар гавәмгә барып ирешә. Янә хәбәрләрнең баш исемнәренә генә күз салыйк әле:

— ТНВ: коронавирус аркасында күпчелек хезмәткәрләр онлайн эшли

— Коронавирус Чулпан Әхмәтҗанованың психикасына йогынты ясаган.

— Илназ Сафиуллин коронавирус белән хастаханәгә эләккән.

— Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиева инфекцион авырулар хастаханәсендә ята.

— Хәлләр җырларлык түгел: Салават Фәтхетдинов авырып китүе хакында хәбәр итте.

— Татар җәмәгатьчелеге Татарстанның халык артисты, күренекле педагог, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры Венера Гәрәеваны соңгы юлга озатты.

Сүзне Венера ханымның фани дөньядан бакыйлыкка күчүе турындагы хәбәрдән башлыйк әле. Коронавирус нинди олуг шәхесебезне арабыздан алып китте. Бу авыру турында ул үзе болай дигән иде: «Чире дә үтәчәк, тавары да бетмәячәк, ә курку калачак». Бу сүзләр язмада күтәрелгән теманы бик куәтли. Гомумән, В.Гәрәева үләр алдыннан татар сәнгате, мәдәнияте, аның киләчәге турында бик мәгънәле фикерләр әйтеп калдырган. Алдагы язмаларымда мин һичшиксез алар белән укучыларыбызны таныштырырмын әле. Кеше үлде дә, үзе дә, аның фикерләре дә онытылырга тиеш түгел бит инде. Ул сүзләр килер буыннар өчен васыять ләбаса. Аның: «Мәдәниятен шоуга корган, акча эшләүгә калдырган милләтнең киләчәге була алмый», — дигән сүзләре шигарь булырлык!

Бу атнада гаиләм белән Кәрим Тинчуринның данлыклы «Сүнгән йолдызлар» спектаклен карый алдык. Ниһаять?! Ни өчен «ниһаять» дим, чөнки әлеге дә баягы короновирус аркасында театрга бара алмадык. Бик көттем мин бу көнне. Чөнки бу спектакль 8-9 яшьләремдә үк күңелемә кереп калган иде. Узган гасырның 70нче елларында әле авылның бик сирәк кешеләренең генә өйләрендә телевизор бар иде. Без дә күршеләребез, авыл советы рәисе булып эшләүче Әсәт абыйларга кереп карый идек. Театр буласы көнне бөтен өй кеше белән тула иде. «Сүнгән йолдызлар»ны да шулай идәнгә тезелешеп утырып, тын да алмыйча карадык. Кечкенә булсам да һәр образ һәм аны уйнаучы артист исемдә калган. Шуңа да 45 елдан соң мин бу спектаклне гел шул вакыттагы куелышы белән чагыштырып карап утырдым. Гафу итсеннәр инде, бу куелыштагы спектакльне мин шәхсән ошатмадым. Гаиләмә дә ошамады. Куелышы да, сәхнә бизәлеше дә, уйнаулары да. Мин театр белгече түгел. Гап-гади тамашачы буларак кына үз фикеремне әйтәм. Хәзер элеккеге спектакльләрне заманчалаштырып куярга кирәктер анысы. Әмма теарны балетка әйләндерергә үк кирәк идеме икән? Сәхнәдә дә бер генә бүлектә генә булса да, шул чордагы татар өенең эчке күренешен нигә күрсәтмәскә? Аны яшь буын музейга барып кына күрергә тиешме? Үзебез «әйләнә сәхнә, әйләнә», — дип әйтергә яратабыз ич. Нигә сәхнәнең алгы ягы өй эче күренеше, арткы ягы агачмы, камышмы, куаклыкмы (хәзергесендә шулай) түгел? Спектакльгә музыканы данлыклы композитор С. Сәйдәшев язган. Артистлар театрның кечкенә генә ансамбленә кушылып җырлар дип өметләнсәк, ул да булмады. Гомумән, театр кирәгеннән артык заманчалыштырылган дигән нәтиҗәгә килеп кайттык. Теге вакытларда куелган спектакль сәхнәдә дистә еллардан артык аншлаг белән барган булса, монысын 2-3 елга суза алырлармы икән? Венера ханым әйткән «мәдәнияне шоуга кору, акча эшләүгә калдыру» шул буламы икән әллә? Юк, Камал театрын, бердәнбер таянычыбызны, ул көнгә калдырасы килми. Һич югы шушы театрыбызга акча эшләүне максат итеп куймасыннар иде.

Бүген булмаса иртәгә матур, җанга ятышлы хәбәрләрне күбрәк ишетергә һәм укырга язсын иде дигән теләк белән бүгенге язмама нокта куям.