news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Безнең татарга үзенең татар икәнлеген янә бер кат исенә төшерергә кирәк

Күбебезгә яхшы таныш вазгыять: татар егете рус кызына өйләнсә, татар кызы рус егетенә кияүгә чыкса… рус гаиләсе барлыкка килә. 

Россия мөселманнары диния идарәсенең голамәләр шурасы «Россиядә динара никахлар, аерым алганда китап кешеләре вәкилләре (христианнар, яһүдләр) белән гаилә кору ярамый, фәкать кайбер очракларда гына барлык шартларын исәпкә алып, җирле мөфти карары белән генә рөхсәт ителә», — дигән эчтәлектәге фәтва чыгаргач, бу хәл киң җәмәгатьчелектә күп сораулар тудырды, бәхәсләргә этәрде. Фәтваның төп максаты — мөселман гаиләсе институтын ныгыту. 

Бер караганда бу фәтваның нинди зыяны бар инде? Нигә аны тәнкыйть итәргә? Дөрес сүзгә җавап юк бит. Бик вакытлы һәм урынлы чыгарылган фәтва. Әмма аннан бик тиз йөз чөерергә теләделәр. Хәтта үзебезнең диния нәзарәтебез дә. Ләкин катнаш никахлар мәсьәләсендә чыннан да чаң сугар вакыт җитте түгелме соң? 

Патша Россиясендә төрле халыклар арасында гына түгел, төрле катлам кешеләре арасындагы никахлар да сирәк күренеш була. Катнаш гаиләләрнең массакүләм күренешкә әверелүе Бөек Ватан сугышыннан соң башлана. Чыннан да, бу сугыш татар халкының әхлакый тамырына балта чабуда үзеннән зур өлеш кертә. Сугыш кырларында, салкын окопларда ятканда җылыну һәм үлем белән күзгә-күз очрашудан курыкмас өчен салып биргән «фронтовой сто грамм»нан соң эчәргә өйрәнеп кайткан ир-егетләр бу гамәлләрен өйләренә кайткач та дәвам итәләр. Нәтиҗәдә, авыл җирендә гомергә күрелмәгән хәл — исерекләр пәйда була. Эчү — гадәти күренешкә әйләнә. Эчә башлагач, татар ирләре рус кызлары янына барудан да уңайсызланмый башлыйлар. Исереккә диңгез тубыктан бит! Нәтиҗәдә, акрынлап катнаш никахлар барлыкка килә башлый. 1950 елда мондый гаиләләр 10 процент була. 1959 елда аларның саны илдәге барлык никахларның 10,2 процентын (5,2 млн) тәшкил иткән, 1979 елда — 9,9 млн яки 14,9 процент, ә 1989 елда — 12,9 млн яки 17,5 процентка җитә. 

Россия мөселманнары диния идарәсенең голамәләр шурасы кабул иткән фәтваны ислам дине тарафдарлары гына түгел, башка дин вәкилләре дә хупларга җыеналар. Россия православие чиркәве (РПЦ) мондый тыюның христианнар өчен дә булуын искәртә. Протерей А.Ткачев әйтүенчә, элек христианнар да башка дин тотучылар белән гаилә кора алмаган. «Хәзер йомшардык, эрегән туңдырма төсле. Бәлки, безгә дә шулай ук никах мәсьәләсендә бу юнәлештә эшләргә, кырысрак һәм катгыйрак булырга кирәктер?», — дип саный рухани. Бар диннәр дә никах мәсьәләсендә нык торсалар, җәмгыятебездә катнаш никахлар бу кадәр үк үрчемәс иде билгеле. Әле никах дигән изге төшенчә мөселманнарда шактый дәрәҗәгә ия. Ә башка диннәрдә ул инде күптән әһәмиятен югалтты түгелме соң?

Катнаш никахларны арттыруга без, журналистлар да, үз өлешебезне кертәбез. Менә каләмдәшләребез мондый никахларның берсе турында ничек мактап язганнар: «Мәхәббәткә тән төсе дә, дин дә, тел дә комачауламый. Яшь парлар — Пермь краеның Седяш авылы егете, блогер Марат Дәүләев белән Африка кызы Кент икесе ике илдә яшәсә дә, үзләрен бәхетле хис итәләр. Марат белән Кент бер-берсе белән социаль челтәрдә танышкан. Алар ике ел элек танышып, ярты ел бергә яшәгәннәр. Кент Замбиядә табиб белгечлеген үзләштерә. Шул сәбәпле, икесе ике якта. Сагыну авыр булса да, түзәргә туры килә. „Туганнар, әти-әниләрем Кентны беренче күрүдә үк бик яратып кабул итте. Кәләшемне берничек тә сынап карамадым. Ул бик тәрбияле кеше, зирәк, аңлаучан. Гөрләтеп туй үткәрдек“, — ди Марат… Ул сөйгәне белән Африкада яшәргә, ялларда туган ягына кайтырга планлаштыра»

Катнаш никахларны шулай күккә чөеп мактап яза башласак, болай да дөрләп янган утка керосин сибүебез булмасмы? Яшьләр Маратның ни дәрәҗәдә «бәхетле» булуы хакында ишеткәч, укыгач, аларның да шундый кешегә өйләнәсе яки кияүгә чыгасылары килмәсме? Минем бертуган апам: «Сез, журналистлар, дөньяны бутап ятасыз», — дип безне тәнкыйтьләргә ярата. Аның сүзләрендә дә хаклык юк түгел инде. Соңгы елларда сенсация артыннан куып, бездә беренче булырга тиеш дип, пүчтәк темаларда ярышып, без үз милләтебезгә ни дәрәҗәдә зыян китерүебезне аңлап та җиткермибез. Ә олуг язучыбыз Г.Исхакый катнаш никахларны булдырмас өчен бик нык тырышкан. Ул мондый никахларның ахыры ничек фаҗигалы тәмамлануын күрсәтеп, шактый әсәрләр иҗат иткән. Исхакый «Ул әле өйләнмәгән иде» әсәрендә рус кызы Аннаның иң акыллы, асыл татар егетенә хуҗа булуның серен яхшы белүе һәм аны бик оста итеп кулга ияләштерүе хакында тәфсилләп яза. 

СССР вакытында рус кызына өйләнгән татар егете карьера баскычыннан тизрәк күтәрелә ала дигән ышану яшәп килә иде. Ул чорда күпме зыялы татар егетләренең башка милләт кешесе белән гаилә корып, шул милләтнең санын арттыруы беребез өчен дә сер түгел. Күбебезгә яхшы таныш вазгыять: татар егете рус кызына өйләнсә дә, татар кызы рус егетенә кияүгә чыкса да, дөньяда яңа ике рус гаиләсе барлыкка килә. Чөнки бу гаиләләрдә рус телендә генә сөйләшәләр, балалар ана телен дә, гореф-гадәтләрне дә белми үсә. Әлбәттә, балаларының да исемнәре русныкы яки чит илнеке була. Яшь вакытта рус кызына өйләнгән бер абыйның: «Яшь вакытта үз динеңдәге кешегә өйлән икән шул», — дигән сүзләре күпләрне битараф калдырмаска тиеш тә бит, тик яшь чакта тирәнгә китеп, ераккарак, алгарак карап уйлау булмый шул. Алардан туачак балаларның кем һәм нинди милләт вәкилләре булачагы турында бөтенләй башларына да китермиләр. Кайберәүләр әле үзләрен аклау юлына да басалар. Имеш, катнаш никахтан туган балалар акыллырак та, матуррак та булалар.

Татар теленә, ана телебезгә булган салкын мөнәсәбәт тә катнаш никахлар санын арттыруга зур этәргеч бирүен ата-аналар белсәләр, алар балаларының туган телләрен үзләштерүенә каршы чыкмаслар иде. Үз ана телен белмәгән, гаиләләрендә татар телендә сөйләшмәгән, аралашмаган кешеләргә башка милләт вәкиленә өйләнү яки кияүгә чыгу берни дә тормый. Татар теле Россиянең һәр төбәгендә киң кулланылышта булган чорларда катнаш никахлар саны да зур булмаган. Ә хәзер чит төбәкләрдә түгел, үзебездә дә хәлләр саң сугарлык. Бай гына бер кешенең кызы татар телен белмәве аркасында Америкага китә алмыйча калган. Бу илдә яшәүче татар гаиләсе үзләренең улын татар кызына өйләндерергә телиләр. Тиздән АКШтагы татар гаиләсе Казанга килеп төшә. Кызга да, ата-анасына да егет бик ошый. Тик чибәр, атлетларча матур гәүдәле, яхшы тәрбия алган егетнең бер «гаебе» барлыгы ачыклана. Баксаң, саф татарча һәм инглизчә сөйләшә торган егет русча белми икән. Ә кыз ни татар телен белми, ни инглиз телен. Аралаша алмыйлар. Шулай итеп, кызларына татар телен өйрәтмәгән гаилә менә дигән егеттән колак кага. 

Халык санын исәпкә алулар башлангач, Татарстан хөкүмәте чит төбәкләргә, зур күләмдәге акчалар түгеп, күпсанлы делегацияләр җибәрә башлый. Анда артистлар да, язучылар да, галимнәр дә була. Барысы да халыкны татар диеп язылырга өндиләр. Ныклап уйлап карасаң, бу күренеш шулкадәр мәгънәсез эш кебек. Ничек инде үз татарыңа, татар дип языл, дияргә була. Әйтмәсәң дә күңелдә, йөрәктә булырга тиешле изге сүз булырга тиеш бит инде ул. Юк шул, безнең татарга үзенең татар икәнлеген янә бер кат искә төшерергә кирәк. Без бит чечен яки башка тау халыклары да түгел. Алар кайда гына яшәсәләр дә, үз ана телләрен мәңге онытмыйлар. Ә без? Үз телебезне белсәк, милләтебез белән горурлансак, катнаш никахларда тормасак, болай йөрмәс идек. Үзебезнең Россиядә һаман да халык саны буенча икенче урында торасыбыз, шуннан түбәнгә төшәсебез килми, ә үзебез телне белергә дә, үз милләтеңнең кешесе белән гаилә корырга да ашкынып тормыйбыз. Менә шундый инде без?! Шуңа катнаш никахларны тыю буенча ниндидер указлар, фәтвалар, приказлар чыга икән, гаҗәпләнмик, аларга каршы чыкмыйк, аларны чыгаручыларны сүкмик. Салават үзенең һәр концертын «Бергә булыйк, аерым торыйк», — дигән сүзләр белән тәмамлый иде. Чыннан да шулай яхшырак бит — башка милләт, дин кешеләре белән бергә яшибез, аралашабыз, әмма гаилә кору мәсьәләсендә юлларыбыз аерыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100