Фатыйма Ильская — «Сәхнәдә 400гә якын роль уйнаган артистка»

Беренче буын артистлардан Фатыйма Ильская гына рәсми исемнәрнең барысын да диярлек алуга ирешә, икешәр тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Драма актрисасы, татар театрына нигез салучыларнын берсе, ТАССР һәм РСФСРның халык артисты Фатыйма Салих кызы Ильская (Хуҗасәетова) 1902 елның 13 декабрендә Оренбург шәһәрендә дөньяга килә. Бала тугач, берничә айдан соң әтисе, ел ярым үткәч әнисе Хиҗәстә вафат булалар. Кыз бабасы Галимҗан, әбисе Гобәйдә кулында, җир идәнле кечкенә генә өйдә үсә.

Бабасы тегермәндә йөк ташып, әбисе капчыклар юып, ямап көн күрәләр. Фатыйма да 8 яшеннән Хөсәеновларнын йон юу өчен көйләнгән зур корылмасында — мойкада иртәнге 6дан кичке 6га кадәр йон ташый, юа. Укырга мөмкинлеге булмаса да, бабасы якшәмбе мәктәбенә биргәч, кыз анда бераз русча укырга-язарга өйрәнә.

Дус кызы Рабига белән театрга да баргалыйлар. Оренбургтагы «Ширкәт» театрының 1915 елның 20 апреленә игълан ителгән спектаклендә уйнарга тиешле туташның көтмәгәндә шәһәрдән китүе труппаны кыен хәлдә калдыра. Спектакль өзелү алдында торганга, артистларның берсе Фатыймага сүз кушып карый. Кыз башта сәхнәдә уйнаудан баш тартса да, үгетли торгач, Фатыйманы ризалаштыралар. Кыюлык, яхшы хәтер, күзәтүчәнлек сәхнәдә югалып калмаска ярдәм итә.

Спектакльне караган язучы Шәриф Камал: «Татар сәхнәсенең зур артисткасы булырга тырыш!» — дип кызга фатыйха бирә. Фатих Әмирханның «Тигезсезләр» әсәре буенча куелган спектакльдә Фатыйма Рокыя ролен башкара. Бу зур һәм җаваплы роль Фатыймага чын мәгънәсендә уңыш китерә, ул нәкъ автор күрсәтергә теләгән, күбәләктәй җилбәзәк, назлы, сөйкемле чын Рокыя була.

1916 елның көзендә яшь артистка Казанга, «Сәйяр» труппасына килә. Габдулла Кариев һәм Кәрим Тинчурин Фатыйма Хуҗасәетовага, ил кызы мәгънәсенә туры китереп, Ильская сәхнә фамилиясе бирәләр. Сәләтле һәм чибәр артистканы Казан тамашачысы җылы каршылый. Рокыя ролен Ильская Казанда да уйный.

«Спектакль беткәч, котлауларның чиге булмады. Аеруча театр тәнкыйтьчесе Габдрахман Кәрам белән сәхнә артына кергән бер төркем әдипләрнең уенымнан риза булулары һәм мине Казанга чакырып китерткәне өчен Габдулла Кариевка рәхмәт белдерүләре мине рухландырып җибәрде һәм киләчәгемә ышаныч тудырды…» — дип искә ала Ильская.

Фатих Әмирхан артистканың кулын кыса, аны иҗат уңышы белән тәбрикли һәм зур чәчәк бәйләме бүләк итә. Театр сәхнәсендә Ильская Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская башлаган романтик традицияләрне дәвам иттерә. Казанга килүенә берничә ай үткәч, Ильскаяның бенефисы булып, француз драматургы Григорий Геның «Трильби» әсәре буенча спектакль куела. Фатыйма төп героиня Трильби ролен башкара; озак та үтми, «Аң» журналында Габдрахман Кәрам «Ильская Трильби ролен көткәннән артык яхшы уйнап, халыкның күп алкышларына мәзһәр булды», — дип язып чыга.

1918–1919, 1922–1923 елларда Фатыйма Ильская Ташкент татар драма театрында, 1919–1921 елларда Көнчыгыш фронтның Идел буе политбүлеге театрында эшли, ә 1924 елдан яңадан Татар дәүләт театрына килә һәм үзенең гомерен тулысынча шушы театрга багышлый. Татар сәхнәсе Фатыйма Ильская йөзендә кабатланмас, үзенчәлекле артистканы таба. 1924 елда ук Һади Такташ Ильскаяны «Татар сәхнәсенең иң көчле артисткасы» дип атый.

1925 елдан алып, театрда классик драматургия әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә баш рольләрне һәрчак Фатыйма Ильская уйный. Аның иҗат мөмкинлекләрен күздә тотып, яңа сәхнә әсәрләре: Фәтхи Бурнашның «Таһир-Зөһрә», «Хөсәен мирза», «Кара кыз»; Кәрим Тинчуринның «Җилкәнсезләр», «Беренче чәчәкләр»; Таҗи Гыйззәтнең «Чын мәхәббәт»е языла.

Сәхнәдәшләре: «Таһир-Зөһрә» әсәре буенча куелган спектакльгә халыкның агылып килүе Ильскаяның искиткеч оста уены аркасында иде», — дип искә алалар.

Еллар үткән саен, артистканың тәҗрибәсе арта, иҗаты камилләшә бара. Бөек Ватан сугышы елларында Ильская эвакуация пунктларында, госпитальләрдә куелган концертларда, спектакльләрдә катнаша. Бердәнбер улы Фуатның сугышта һәлак булуы турында хәбәр алган көнне дә Фатыйма Ильская тамашачылар алдына чыга.

Сәхнәдә 400гә якын роль уйнаган артистка дөнья әдәбияты классикасы, рус, татар драматургиясе әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә Джульетта, Корделия («Ромео һәм Джульетта», «Король Лир», Уильям Шекспир), Сюзанна («Фигароның өйләнүе», Пьер Бомарше), Катерина, Чебоксарова («Яшенле яңгыр», «Котырган акчалар», Александр Островский), Таня («Таня», Алексей Арбузов), Фатыйма («Тормыш җыры», Мирсәй Әмир) образларын иҗат итә.

Фатыйма Ильская зур шөһрәт казанган атаклы артистка, татар театрының олы остазы булып җитешә. Беренче буын артистлардан Фатыйма Ильская гына рәсми исемнәрнең барысын да диярлек алуга ирешә, икешәр тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы һәм «Почёт билгесе» орденнары белән бүләкләнә.

Шагыйрь Хәсән Туфан Ильскаяга багышлап:

«Сез халыкның — алты миллионлының

Иң сөекле, милли иркәсе.

Сез «Сәйяр»лар династиясенең

Безнең чорга килеп җиткәне»,

— дип язды.

Фатыйма Ильская 1984 елның 15 ноябрендә вафат була. 1940-1984 елларда артистка яшәгән М.Горький урамының 17/9 йортына мемориаль такта куелган.