news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Сугышлардан замананың тынып торганы да юк

Без, татарлар да: «Нам, татарам, все равно, что сугыш, что война», — дип кенә яши алмыйбыз шул. Чөнки татар булмаган җир юк.

Сугышлардан замананың тынып торганы да юк
Салават Камалетдинов

Һәркем үз каланчасыннан чыгып фикер йөртә инде. Кешегә рәхәт, тамагы тук, өсте бөтен икән, яшәгән урынында тынычлык, тәртип хөкем сөрә икән, башкалар турында уйлап караучылар бик сирәк. Бөтен кеше дә нәкъ менә синеңчә яшидер кебек тоела. Кызганыч, алай түгел шул. Җир дигән планета бик кечкенә булса да, аның төрле урынында тормыш дәрәҗәсе төрлечә. Россия җир планетасының шактый зур урынын алып тора. Шуңа да бер татар шагыйре Россия турында: «Бер ягында ап-ак карлар ява, бер ягында пешә җимешләр», — дип тикмәгә генә язмагандыр инде.

Россиясе шундый булгач, дөньясында ниләр генә булып бетмәс? Булып тора шул. Дөресрәге, бетеп тә тормый. Күпне күргән, күпне кичергән олуг шагыйребез Хәсән Туфан үзенең тоткынлыкта язган бер шигырендә: «Сугышлардан замана тынып торган арада», — дип яза. Кызганыч, хәзер сугышлардан тынып торган вакыт бармы икән ул? Соңгы айларда бөтен җир шары сугыш утын хәтерләтә кебек. Короновирус сәбәпле бар җиһан бер дулкында тирбәлә башлады. Массакүләм мәгълүмат чараларындагы хәбәрләрне тыңласаң, данлыклы диктор Левитан тавышы гына җитми дип уйлап куясың. Левитан фронттагы ашыгыч хәбәрләрне җиткерсә, хәзергеләр исә яңалыклар укуны короновирус турындагы мәгълүматтан башлый. Саннар, күрсәткечләр шомландырырлык. Россиядә әле ул саннар бик күпкә киметелеп күрсәтелсә дә, җиткерелгән кадәрлесе дә киләчәкне уйлаучыларның күңеленә шик-шөбһә салырлык.

Әйе, короновирус та җир шарында яшәүчеләргә каршы игълан ителгән сугыш. Аяусыз сугыш. Баен да, ярлысын да, гади кешене дә, дәрәҗәле урында утыручыны да, яшен дә, картын да кырып сала торган сугыш. Әмма сугышның башка төрле формадагыларының да тынып торганы юк бит. Бер ил белән икенче ил арасында баручы сугышлар да бик күп ләбаса. Аларда безнең ни эшебез бар, дип кайдадыр барган сугышларга битараф булып кына ятарга да була әлбәттә. Тик ул илләрдә дә Аллаһ яралткан Адәм балалары яши бит. Һәм ул адәмнәр арасында безнең милләттәшләребез дә юк түгел. Татар булмаган җир юк. Әнә, Сүрияне генә мисал итеп алыйк. Сугыш башлангач берничә гаилә Казанга кайтты. Ирләре гарәп, ә хатыннары үзебезнекеләр. Илфира исемле татар хатыны инде берничә ел балалары белән Казанда яши. Ире дә кайтып-китеп йөри. Кайчандыр бер тирәдәрәк университетта укыган сабакташыбыз Илфира да Сүриядә яши. Алар торган җир сугыштан ераграк булу сәбәпле, ул чит җирдә яшәвен дәвам итә. Шушы көннәрдә генә Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Р.Әхмәтшин Сүриядә хезмәт итүче татар егетләренә «ТАССРның 100 еллыгы» медален тапшырды. Бу сугыш учагында күптән түгел генә Казан хәрби училищесын тәмамлаган үзебезнең 50 гә якын татар егете хезмәт итә икән. Шулай булгач, ничек инде әллә кайдагы сугыш безгә кагылмый дип тыныч кына йокларга була.

Карабахта барган сугыш та бездән еракта. Әмма аның кайтавазы бар дөньяга таралды. Кызганычка каршы, бу сугышның да азагы күренми. Ике ил дә — Әзербәйҗан да, Әрмәнстан да юл куярга җыенмыйлар. Икесен дә оскыртып, котыртып торучы илләр дә җитәрлек. Һәркемнең үз мәнфәгате. Ә гади халык кырыла гына. Төркия Карабахка үзенең гаскәрен кертергә дә әзер икәнлеген белдерде. Сүз дә юк, бу ил үзенең гомерлек дошманы Әрмәнстанга каршы. СССР таркалыр алдыннан ук башланган Карабах проблемасы бер тына, бер калка. Ә бу юлы эшләр шактый зурга китәргә охшап тора. Әзербәйҗан инде ике дистәгә якын авыл, шәһәр һәм поселокларны басып алып, үзенеке итеп өлгергән.

Мәгълүматны җәһәлт кенә җиткерүнең бернинди дә техник мөмкинлекләре булмаган заманда да, борынгы бабаларыбыз җәяүлеләр, атлылар ярдәмендә бер-берләренә хәбәр җиткереп, кайда сугыш баруын ишетеп бик нык кайгырганнар. Чөнки утлар-сулар кичкән халкыбыз күпме сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган. Шуңа да кайда гына сугыш булса да, алар моңа битараф кала алмаганнар.

Короновирус бик күп нәрсәләрне онытып торырга мәҗбүр итте. Бәлки сәясәт үзе дә шулай кушадыр. Россия телевизион каналларыннан иң беренче итеп хәбәр ителә торган Украинадагы вакыйгалар да арткы планга күчте. Тик бу анда сугыш уты сүнде дигән сүз түгел. Америка: «Россиянең күршесендә аңа беркайчан тынгылык бирми торган учак кабызырбыз һәм ул һәрдаим пыскып янып торып, аларга тынычлап яшәргә ирек бирмәс», — дигән иде бит. Шулай булгач ничек инде яхшыга өметләнәсең? Украинада да, Донбаста да милләттәшләребез яши. «Китәм инде, китәм инде, китәм инде Донбаска», — дип күмер чабарга киткән милләттәшләребезнең оныклары, оныкчыклары әле бүген дә бит шунда көн итеп яталар. Украина Президенты В.Зеленский һөнәре белән артист — юмор остасы булса да, сәясәтнең «с» хәрефен дә белмәгәч, тәхеткә утыруга, яшьлек юләрлеге белән, Донбасны һәм Кырымны тиз арада кире кайтарам, — дип вәгъдә биреп ташлаган иде. Хәзер әнә сүзен сүз итә алмагач, үзе тәхетен бушатырга да әзер икәнлеген әйтә.

Ходай кешелек дөньясын һәртөрле афәтләрдән коткару өчен алдан кисәтү ясый. Карабахта сугыш башлангач та, Әрмәнстанның Спитак шәһәрендә 1988 елда бик көчле җир тетрәү булган иде. 25 мең кеше үлде, шәһәр җир белән тигезләнде. Шундагыларга ярдәм йөзеннән акча җыюыбыз әле дә хәтердә. СССР гына түгел, бөтен дөнья ярдәм итте. Тик бу зур трагедия дә сабак бирмәде, Карабахта сугыш уты тынмады.

Короновирустан да, сугышлардан да котылу мөмкинлеге көтелә, ди Америка галимнәре. Америка астрофизигы Нил Деграсс Тайсон 2 ноябрьдән җир йөзендә тормыш тамырдан үзгәрергә мөмкин, дип яза. Имеш, җиргә астероидның төшү куркынычы бар икән. Бу хәл Америка Президентын сайлаулар алдыннан булачак һәм нәкъ менә Америкага төшү куркынычы зур, имеш. Ә уфолог Анна Ажажа: «Космостагы бу астероидтан куркырга кирәкми. Хәтта ул җиргә төшсә дә, артык зур зыян китермәячәк», — ди. Ә менә 2036 елда җиргә төшәчәк астероид кешелек дөньясын тулаем юкка чыгарырга мөмкин икән. Бу хакта Борынгы Мисырда яшәүчеләр инде шул вакытта ук әйтеп калдырганнар. Шушы өлкәне тикшерүчеләр, кечкенә астероидларның җиргә төшүе, кешелек дөньясын зур афәтләрдән кисәтә, диләр.

Кисәтүләр бик күп булды инде. Киләчәктә дә булачак. Тик Адәм балалары гына бу кисәтүләргә колак салмыйлар, тиешле нәтиҗәләр ясамыйлар. Шуңа да яңа чирләр, сугышлар калкып чыгып кына тора. Астероидтан бигрәк, кеше үз башына үзе җитәргә мөмкин. Короновирусның кеше уйлап тапкан вирус аркасында таралуын күп галимнәр раслады түгелме соң инде? Сугышлар турында инде әйткән дә юк. Алар күп очракта Илбашларының мин-минлеге, дөньяны үз кубызларына биетергә теләүләре аркасында башлана.

Сугышларсыз гына яшәүгә дан җырлаган фикерләрнең очы-кырые юк. Узган гасырның 60 нчы елларында Америка президенты вазыйфасын башкарган Джон Кеннединың бу гаять актуаль темага әйткән сүзләре яңа буын лидерлары өчен теләк һәм таләп булып яңгырый: «Бөтен темалар арасында да иң мөһиме — тынычлык темасы. Мин нинди тынычлык турында сөйлим, нинди тынычлыкка без омтылабыз? Мин төп нөсхәдәге тынычлык, шуның хакына дип яшәү, һәр кешегә, һәр халыкка үсәр, өметләнер, үзенең балалары өчен яхшы тормыш төзү өчен мөмкинлекләр тудыручы тынычлык турында сөйлим. Бу тынычлык — америкалылар өчен генә түгел, җир йөзендәге бөтен кеше өчен дә. Бу тынычлык бүгенгебез өчен генә түгел, иртәгәсе көнебез өчен дә кирәк» Сүз дә юк, бик матур сүзләр! Тик Кеннедидан соң тәхеткә утыручы Америка президентлары гына бу сүзләрне аяк астына салып таптадылар. Нәтиҗәдә — Гыйрак, Иран, Корея, Пакыстан, Сүрия, Әфганстан, Куба, Ливия, Вьетнам, Украина һ.б. лар. Тикмәгә генә астероид та Американы сайламагандыр инде. Без дә: «Нам, татарам, все равно, что сугыш, что война» дип кенә яши алмыйбыз шул. Чөнки татар булмаган җир юк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100