news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Үлмәскә кирәк!

Без кая барабыз соң? Нишләргә? Шул Туфан абыйның «Әлдермештән Әлмәндәр»ендәге Әҗәл кебек үлемсез булып, үзеңне онытырга ирек бирмәсәң генә инде…    

Үлмәскә кирәк!
pixabay.com

Соңгы көннәрдәге яңалыклар белән танышкач, герой-шагыйребез Муса Җәлилнең: «Соңгы җырым палач балтасына башны куйган килеш языла», — дигән шигъри юллары искә килеп төште. Чөнки бу көннәрдә татарга кагылышлы иң күп яңалыклар, Татарстан Президенты итеп Рөстәм Миңнехановны сайлаудан кала (бу хакта алдагы язмабызда тәфилләп яздык инде), җыр-мәдәниятыбызга кагылышлы иде. Алар арасында яңалыкларның күңелгә беркадәр өмет өсти торганнары да, кайгы-хәсрәтлесе дә бар.

Татарстан Конституциясенең 14нче маддәсендә болай диелгән: «Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә». Шуңа да чит җирләрдә көн итүче милләттәшләребезгә ярдәм күрсәтү — Татарстанның изге бурычы. Республикабызга беренче тапкыр Россия мәдәният министры Ольга Любимованың килүен дә, милләттәшләребез алдындагы шушы бурычны үтәргә ярдәм итмәсме, дигән өмет белән каршы алдык. Татарстанның мәдәнияте зәгыйфь хәлдә булса, кая инде ул башкаларга булышу?

Казан Ратушасында Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов һәм Россия мәдәният министры Ольга Любимова катнашында Татарстан мәдәният шурасы утырышында күтәрелгән мәсьәләләр тормышка ашса, шактый проблемалар чишелер иде кебек. Камал театры баш режиссеры һәм Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев Казанда Россия милли театрлары өчен белгечләр әзерләү тәкъдимен җиткерде. Ул 100 еллык тарихы булган Казан театр училищесы нигезендә институт ачарга була, диде: «Театр белгечләренең бөтен төрләрен дә республикабызда әзерли алабыз. Безнең мөмкинлекләребез, тәҗрибә уртаклашырга әзер кешеләребез бар. Үз театр институтын булдырып, бөтен театр көчләрен бер җирдә туплап, Казан һәм Татарстан Россиянең театр белеме һәм педагогикасы үзәкләренең берсенә әйләнә ала».

Бу хыял тормышка ашса, республикабыздан читтә эшләп килүче татар театрлары үзләренең шактый проблемаларын чишә алырлар иде. Биредә бит сүз артистлар турында гына бармый, ә сәнгать-кую эше, театр белеме һәм продюсерлык һөнәре өлкәсендә дә белгечләр әзерләү кебек җитди мәсьәләләр күтәрелде.

Сүз уңаеннан, бу коронавирусның тискәре яклары белән бергә, кайбер уңай яклары да  күренгәли башлады. Халыкның зәвыгын түбән төшерә торган кайбер җырчылар гастрольләргә чыга алмыйча, милләтебезгә файда китерделәр. Ә Камал театры исә мәҗбүри ял вакытларында тамашачыларга спектакльләрен интернет аша трансляцияләп, Мәскәү, Чаллы, Нью-Йорк, Хельсинки, Истанбул һ.б бик күп җирләрдә яшәүче милләттәшләребезнең ихтирамын яулап алган. Яңа сезонда да театр онлайн-спектакльләрен дәвам итәргә җыена. Спектакльләрне театрның үзенә килеп тә, турыдан-туры эфир аша да карарга мөмкин. Әлбәттә, һәр икесе дә түләүле. Шулай да ерак җирләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен куанычлы яңалык булыр дип өметләнәсе килә.      

Берәү туа, берәү үлә. Нишлисең, дөнья шулай яратылган инде. Берәү дә мәңгелеккә килмәгән. Татар дөньясындагы яңалыклар белән танышып утырганда, үлүчеләрнең саны артуына игътибар иттем. Бөтен Россиясендә дә шул ук хәл. Татарстанда да үлемнәр саны узган ел белән чагыштырганда 54 процентка арткан. Шушы араларда гына да милләтебез үзенең нинди асыл улларын һәм кызларын соңгы юлга озатты. Алар арасында кемнәр генә юк: галимнәр дә, язучылар да, артистлар да, милли хәрәкәт активистлары да, спортчы-көрәшчеләр дә… Юк, бу китүләрне коронавируска гына бәйләп калдырасы килми. Кәбисә ел үлем-җитемнәргә бай була, дип әйтү дә урынсыз. Адәм баласы тәкъдирендә язылганны күрә. Ана карынында ук кемгә ничә яшькә кадәр яшәргә тиешлеге язылган дибез бит. Димәк, ниндидер авыруларга гына сылтап калдыру урынсыз. «Сүнгән йолдызлар» спектаклендәге бер герой әйтмешли: «Әҗәлләре җитеп үлделәр».

Бу көннәрдә мәдәният өлкәсендә көнүзәк проблемаларны чишәргә тырышу белән бергә, зур югалтуларга да дучар булдык. Халкыбызның бик яраткан җырчысы Хәмдүнә Тимергалиева фани дөньядан бакыйлыкка күчте. Татар яшәгән һәр шәһәр һәм авылны берничә тапкыр аркылыга-буйлыга йөреп чыккан мәшһүр җырчыбыз иде. Урыны оҗмахта булсын! Күпне күргән җырчыбыз. Талантлы кешенең тормышы шунсыз була алмыйдыр да инде ул. Үз вакытында аңа «такмакчы» ярлыгы салына. Имеш, ул күбрәк җиңелчә җырлар, такмаклар гына җырлый. Аны мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров яклап чыга: «Хәмдүнә такмаклар гына җырламый. Халкыбызның озын җырларын башкару өчен дә аның тавыш диапазоны киң. Хәтта такмаклар гына башкарса да, гаҗәп түгел. Әнә, русларның бөек җырчысы Мария Мордасова, гомер буе такмаклар җырлап, СССРның халык артисты исемен алды, Социалистик Хезмәт Герое булды».

Ни кызганыч, чын мәгънәсендә халкыбызга хезмәт иткән олуг шәхесләребезне якты дөньядан китү белән онытабыз да шул. Үзе исән чагында Туфан Миңнуллин Разил Вәлиевкә: «Үзләре исән чагында Мирсәй Әмирләр, Ибраһим Газилар тирәсендә мәш киләләр, алар бик кирәкле әдипләр иде. Ә хәзер аларны искә алган кеше дә юк», — ди. Разил Вәлиев аңа: «Кичәләрен үткәрергә кирәк», — дип үз фикерен әйтә. Ата-улны белмәгән бу заманда әллә нигә бер кичә үткәреп кенә олуг шәхесләребезнең исемен халыкка кире кайтарып булуына бик үк ышанып бетмәгән Миңнуллин аңа болай ди: «Юк инде, алай гына да булмый. Иң яхшысы — үлмәскә кирәк!»

Әйе, бүген шәхесне үзе исән чагында гына искә алабыз, зурлыйбыз. Әле анда да күбрәк шул үзен-үзе яклый алучыларны гына. Мәрхүмне соңгы юлга озатканда: «Мәңге хәтеребездә сакланырсың», — дип әйтсәк тә, хәтеребез бик тиз генә тишек иләккә әйләнә дә куя.

Казан шәһәренең югары сыйныф укучылары белән очрашканда язучылардан кемнәрне беләсез дип сорагач, көч-хәл белән Тукай һәм Җәлилне атадылар. Ничә ел татар әдәбияты дәресләренә йөрсәләр дә, башка бер генә язучының да исемен әйтә алмадылар. Туфан абыйның да, Сәйдәшнең дә кем икәнлеген белмәделәр. Без кая барабыз соң? Нишләргә? Шул Туфан абыйның «Әлдермештән Әлмәндәр»ендәге Әҗәл кебек үлемсез булып, үзеңне онытырга ирек бирмәсәң генә инде… 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100