news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимҗан Ибраһимов — «Әдипнең исеме 1955 елда гына аклана»

Татар әдәбияты классигы, галим һәм дәүләт эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов 1887 елның 12 мартында Уфа губернасы Эстәрлетамак өязе (хәзерге Башкортстанның Авыргазы районы) Солтанморат авылында, Гыйрфан хәзрәт һәм Бибихәсәнә абыстай гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.

Галимҗан Ибраһимов — «Әдипнең исеме 1955 елда гына аклана»

Башлангыч белемне авыл мәдрәсәсендә һәм рус мәктәбендә ала. 1898 — 1905 елларда Оренбургтагы Вәли мулла мәдрәсәсендә, 1906 — 1908 елларда Уфадагы «Галия» мәдрәсәсендә укый. 

«Галия» мәдрәсәсеннән киткәч, Галимҗан Ибраһимов казакъ далаларында, Әстерханда балалар укыта, Уралда төрле эшләрдә эшли. 1909 елда Казанга килә. 1909 — 1912 елларда Казанда язылган романтик рухтагы хикәяләре һәм романы аны шул заманда ук талантлы әдип итеп таныта. 

Ул шулай ук әдәби тәнкыйть һәм публицистика өлкәсендәге эшчәнлеген дә җәелдереп җибәрә. Мәкаләләрендә татар әдәбиятының торышы, аерым жанрларның үсешенә, татар матбугатына, сәнгатькә, милли театрга, әдәби телгә, тарихка бәйләнешле күп төрле актуаль мәсьәләләрне күтәрә һәм аларны заманның алдынгы идея-эстетик карашлары нигезендә хәл итәргә омтыла.

1912 елда Галимҗан Ибраһимов Киевка китә һәм анда җиде айга якын ирекле тыңлаучы сыйфатында университетта укый. Мөселман студентларының яшерен оешмалары эшендә катнашканы өчен 1913 елның апрелендә кулга алына, шул елның җәендә иреккә чыгарыла.

1913 елның көзеннән 1914 елның февраленә кадәр Галимҗан Ибраһимов Казанда нәшер ителгән «Аң» журналы редакциясендә җаваплы сәркәтип булып эшли. Бу чорда аның иҗатында иҗтимагый проблемалар кыюрак күтәрелә башлый, әсәрләрендә реалистик образлар өстенлек ала.

1915–1917 елларда ул Уфада «Галия» мәдрәсәсендә укыта. Әлеге чорда әдәби әсәрләр иҗат итүе белән бергә гыйльми-педагогик хезмәтләр язуга да зур игьтибар бирә.

1917 елгы Февраль инкыйлабыннан соң үзенең бөтен игътибарын көндәлек матбугат һәм революция эшенә юнәлтә. Күп тә үтми, ул Фатих Сәйфи-Казанлы һәм Шәриф Сүнчәләй белән бергә Уфада татар телендә «Ирек» газетасын чыгара башлый. Татар-башкорт мөселман сул эсерлар партиясен оештыручыларның һәм аның җитәкчеләренең берсе була.

Галимҗан Ибраһимов Милләт Мәҗлесе һәм Учредительләр җыены депутаты булып сайлана. 1918 елда Мулланур Вахитов һәм Шәриф Манатов белән берлектә РСФСР Милләтләр эшләре халык комиссариаты каршындагы Эчке Россия Мөселманнары эшләре комиссариатын оештыруда катнаша, әлеге комиссариат тарафыннан чыгарылган «Чулпан» газетасына мөхәррирлек итә.

1919 — 1920 елларда Үзәк мөселман хәрби коллегиясе әгъзасы булып тора. 1920 елдан ТАССР Мәгариф халык комиссариатында эшли, «Безнең юл» һәм «Мәгариф» журналларын оештыручыларның берсе һәм мөхәррире була.

Гражданнар сугышыннан соң, Галимҗан Ибраһимов үзен тулысынча әдәби иҗат эшенә багышлый, мәгариф системасын җайга салуда, кадрлар әзерләү мәсьәләсен хәл итүдә турыдан-туры катнаша.

1925 елда Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Галимҗан Ибраһимов Гыйльми үзәк рәисе һәм Татарстан Мәгариф халык комиссариаты коллегиясе әгъзасы итеп билгеләнә.

Әдәбият һәм фән өлкәсендәге казанышлары өчен 1928 елда Галимҗан Ибраһимовка Хезмәт Батыры исеме бирелә, шул ук елда ул Дәүләт Сәнгать академиясенең хакыйкый әгъзасы итеп сайлана һәм шулай ук Көнчыгышны өйрәнү буенча Бөтенроссия гыйльми ассоциациясенең әгъза-учредителе була. 1934 елда СССР Язучылар берлегенә кабул ителә.

1937 елның 29 августында Галимҗан Ибраһимов контрреволюцион хәрәкәттә катнашуда гаепләнеп, Ялтада кулга алына һәм Казанга озатыла. 1938 елның 21 гыйнварында ул Казандагы Пләтән төрмәсе хастаханәсендә вафат була. Җирләнүе Казанның Архангел зиратында дип фаразлана, анда язучыга куелган һәйкәл тора. 

Әдипнең кулга алыну вакытында чекистлар тарафыннан төяп алып кителгән бай кулъязма архивы һәм шәхси китапханәсе исә НКВД подвалларында юкка чыга. 1955 елның 24 сентябрендә Галимҗан Ибраһимов исеме акланды.

Галимҗан Ибраһимов әтрафлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә гаҗәеп бай мирас калдырды. Утыз еллык иҗаты дәверендә ул егермеләп хикәя, өч повесть, дүрт роман, бер пьеса, аерым китаплар рәвешендә унике фәнни хезмәт, биш йөзгә якын тәнкыйть һәм публицистик мәкалә, тел һәм әдәбият буенча уннан артык дәреслек бастырып чыгара.

Социалистик реализм кысаларында булуларына карамастан, чынбарлыкның колачлы фикерләү, тормыш вакыйгаларын аларның бөтен каршылыклары, хисси сурәтләү чаралары аша чагылдырылуы белән әдипнең «Яшь йөрәкләр», «Безнең көннәр», «Казакъ кызы», «Тирән тамырлар» романнары, «Кызыл чәчәкләр», «Татар хатыны ниләр күрми» повестьлары, «Алмачуар», «Яз башы» хикәяләре һәм башка әсәрләре әдәбиятыбызның «алтын фонды»на керде. Аның әсәрләре илебездәге һәм чит илләрдәге күп кенә халыклар телләрендә дөнья күрде, иҗаты төрки әдәбиятлар үсешенә зур йогынты ясады.

Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институтына, Казандагы һәм Уфадагы урамнарга, гимназиягә аның исеме бирелде, туган авылында музее эшли. 1996 елда Башкортстанның Авыргазы районы хакимияте тарафыннан Галимҗан Ибраһимов исемендәге премия булдырыла. Әдипнең күптомлыклары нәшер ителде, тормышы һәм эшчәнлегенә багышлап төрле чаралар үткәрелә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100