Бер китап укымыйча гына да зур түрә һәм бай кеше булырга мөмкинме?

Элек: «Син шушы китапны укыдыңмы?», - дип берәрсе сораса, аны әле укырга өлгермәгән булсаң, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй була идең.

Октябрь ае елның вакыйгаларга бай фасылы. Бигрәк тә татар халкы өчен.

Дәүләтебезне югалтсак та без, татар халкы, әле исән! Гадәттә зыялыларыбыз татар халкын юкка чыгудан дин һәм моң саклап калган, дип әйтергә яраталар. Сүз дә юк шулай. Әмма дин һәм моң янына белемле булуны да өстәргә онытмасак идек. Ата-бабаларыбыз гомер буе белем алырга омтылганнар һәм үзләре алган белемне балаларына, оныкларына да тапшырып калдырганнар. Нәтиҗәдә, укымышлы халкыбыз югалмаган, башка халыклар арасында эреп юкка чыгып бетмәгән, үз йөзен, кыйбласын саклап калган. Бъген аерым дәүләт булып, түш киереп яшәп яткан Урта Азия халыкларына да мәгърифәт орлыкларын без татарткан ләбаса!

Бисмарктан: «Пруссия корольлеге ничек Франция империясен җиңә алды?», — дип сорагач, ул: «Сәбәбен укытучылардан сорагыз…» — дип җавап биргән. Ел саен октябрь аенда без укытучылар көнен билгеләп үтәбез. Быел да узды ул көн. Кайчандыр үзләренә төпле белем һәм тәрбия биргән укытучыларын тәбрикләүчеләр дә шактый булгандыр. Тормышта нәрсәгә генә ирешсәк тә, без иң әвәл әти-әниләребезгә, аннан соң укытучыларыбызга бурычлы бит. Һәрхәлдә элек шулай уйлый идек. Хәзер бәлки укытучыдан башка да бик күп нәрсәләргә ирешеп була дип исәпләүчеләр юк түгелдер. Заман башка, чор башка, тормыш бүтән бит хәзер. Бер китап укымыйча да кеше булдым, зур дәрәҗәләргә ирештем, байлык тупладым дип күкрәк сугып йөрүчеләр азмыни?

Бер китап укымыйча да кеше булдым, зур дәрәҗәләргә ирештем, байлык тупладым дип күкрәк сугып йөрүчеләр азмыни?

Татар халкының исән-аман безнең көннәргә килеп җитүендә, аның укымышлы булуы зур роль уйнаган дигән идек. Шулай булмаса Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ы гасырлар узып, безнең көннәргә килеп җитә алыр идеме икән? Әгәр белем алуга шулай зур әһәмият бирелмәсә, олуг язучыбыз К.Насыйри үзенең «Әбүгалисина» кыйссасында ике бертуган малайны — Әбүгалисина белән Әбуталипны бер елга мәгәрәгә кертеп бикләп куеп, шунда аларның белем хәзинәсен туплауларын башкаларга үрнәк итеп куяр иде мени? Тукаебыз «Безнең татар үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?», — дип, ә Исхакыебыз «Ике йөз елдан соң инкыйраз», — дия-дия, татарны куркытып та, өркетеп тә, тәнкыйтьләп тә укырга өндәгәннәр. Нәтиҗәсе дә бар — без әле исән! Ә киләчәктә ничек булыр?! 00 ел турында хәтта әйтергә дә куркыныч, тагын 15-20 елдан соң татарның урыны кайда булыр?

Элгәреләребез укыганнар шул. Ә бүген китап уку дигән изге төшенчә, юкка чыгып бара. Киресенчә, укымавыбыз белән мактанабыз. Шуңа да китап нәшрияты санаулы тираж белән генә чыгарган китаплар да кибет киштәләрендә ятарга мәҗбүр. Ярый әле нәшрият чыгарган ул китапларның 80 процентын дәүләт китапханәләргә җибәрә. Элек һәр өйдә диярлек «стенка» дигән шкаф булып, аның бер бүлемтеге махсус китаплар тезү өчен эшләнгән иде. Китап укырга бик артык исләре китмәүчеләр дә, модадан калышмаска тырышып, стенканың шул бүлемтегенә китап сатып алып куярга тырыштылар. Хәзер стенка дигәннәре дә инде күптән модадан чыкты, алар юкка чыгу белән китапларны да капчыкларга салып чүплеккә озаттылар.

Узган гасырда яшәүчеләр белән, бүгенгесендә көн итүчеләр арасында аерма бик зур шул. Кешеләр нык үзгәрде. Мондый үзгәрешләргә цивилизация дә зур этәргеч бирде. Инде ике гасыр элек үк яшәгән бер билгеле шәхесебез (кызганыч, исемен оныттым): «Сез цивилизация, цивилизация дисез, күрсәтер әле ул цивилизация, белерсез әле сез аның нәрсә икәнлеген», — дигән фикер әйтеп калдырган булган. Без чыннан да цивилизация корбаннарына әйләнә барабыз түгелме соң? Нинди генә замана техникасы юк һәм алар ай саен үзгәрә-яңара торалар. Кешелек дөньясы шулар артыннан чаба. Замана техникасы (компьютер, интернет, телефон һ.б.лар) бигрәк тә балаларны үзенә җәлеп итте. Хәзер инде аларны болардан аерып та алып булмый. Нәкь менә шушы буын китап укудан да йөз чөерде. Аларның китап укырга вакытлары да, теләкләре дә юк. Китап укырга түгел, саф һавада юньле уен уйнарга да иренәләр. Кулда телефон булса, аларга башка берни дә кирәкми.

Тукаебыз: «Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем, була миңа юл күрсәткүче йолдызым», — дип язып калдырган. Әлбәттә, ул беренче нәүбәттә бу юлларны Изге Коръәнебезгә багышлаган. Тик бу мәгънәле сүзләр яхшылыкка өндәүче, дөреслекне якларга, хакыйкатьне танырга өйрәтүче китапларга да кагылмый мени? Кагыла, билгеле. Классик язучыларыбызның бик күп әсәрләре шундый бит. Ул китапларны бүген дә рәхәтләнеп укырга була. Тик укымыйбыз шул. Уку дигән изге төшенчә модадан чыкты. Элек: «Син шушы китапны укыдыңмы?», — дип берәрсе сораса, аны әле укырга өлгермәгән булсаң, җир ярылса, җир тишегенә кереп китәрдәй була идең. Ә хәзер, киресенчә, бер китап та укымау белән мактану модага әйләнде.

Бүгенге буын язучыларыбыз язган әсәрләрне халык элеккечә кырылып укымый икән, монда гаеп атта гына түгел, тәртәдә дә бардыр. Язучыларыбыз нәрсә турында һәм ничек итеп язалар соң? Җаннарны кузгатырлык әсәрләрме алар? Кызганыч, хәзер чыккан китаплар арасында затлылары бик сирәк шул. Язучыга юбилее саен бер китапны дәүләт хисабына чыгарырга рөхсәт бирелгәч, форсаттан файдаланып калырга теләп, каләм ияләре элек чыккан романнарын да кат-кат чыгаралар, тиз генә яңасын да язып ташлыйлар. Нәтиҗә шул — халык укымый. Сирәк кенә яхшы китаплар да чыккалый.

Әхәт Сафиуллин исеме киң катлам укучыларга бәлки бик үк таныш та түгелдер. Аның берничә ел элек «Ике роман» дигән китабы дөнья күргән иде. Анда авторның ике романы урын алган. Аларның берсе — халкыбызны чукындыру турында, ә икенчесе — Явыз Иван хакында. Язучының документларга нигезләнеп, архивларда утырып язган ике романы да укучыларга күп мәгълүмат бирерлек, җиңел укылышлы, йөгерек тел белән язылган. Тик бу хакта ник бер җирдә китапка реклама булсын? Нәтиҗәдә, китап тиешле дәрәҗәдә укылмагандыр, дип борчылам. Әгәр укымаган булсагыз, китап китапханәләргә барып җиткән булса, һичшиксез укыгыз!

Бүген халыкның китап укымавын истә тотып, артык әһәмияткә ия булмаган роман-повестьларны язучыларыбыз хәзергә язмый торсалар яхшырак булмасмы, дигән фикердә торучылар да бар. Бәлки чыннан да шулайдыр. Һич югы урман янга калыр иде.

Бүген халыкның китап укымавын истә тотып, артык әһәмияткә ия булмаган роман-повестьларны язучыларыбыз хәзергә язмый торсалар яхшырак булмасмы, дигән фикердә торучылар да бар. Бәлки чыннан да шулайдыр. Һич югы урман янга калыр иде.

Елына берничә юньле китап чыксын. Ә халыкны ничек тә классик язучыларыбызның тузан җыеп ята торган китапларын укырга этәрәсе иде. Инде бик тә китап чыгарасылары килә икән, үз хисапларына нәшер итсеннәр. Мөмкинлекләр бар бит. Әнә, язучылар берлеге үз итми торган, ә халык кырылып аның романнарын сатып алып укый торган Зифа Кадыйрова үз акчасына китап чыгара. Алалар. Елый-елый укыйлар, уйланалар, борчылалар һәм үзләре укыгач, дусларына, туганнарына тәкъдим итәләр. Әлбәттә, алар тарихи әсәрләр дә түгел, автор артык җитди мәсьәләләр дә күтәрмәгән. Әмма китап укуны оныта барган укучыбызны укырга мәҗбүр итә икән, ә нигә Зифа Кадыйрованы тәнкыйтьләргә? Роботка әйләнеп бара торган хәзерге заман укучысын елатырлык әсәр язу, бөтен язучының да кулыннан килми бит.

Бервакыт яраткан язучыбыз, укытучыбыз Мәһдиев Мәһдиев үзенең бер лекциясендә язучыларның Переделкинодагы иҗат йортында булып, анда русның мәшһүр бер язучысы белән аралашуы турында сөйләгән иде. Рус язучысы аннан татарның ничә язучысы булуы хакында сорашкан. Мәһдиев 300 гә якын, дигән. Рус язучысы: «Юк, сез мине дөрес аңламадыгыз. Мин берлектә ничә әгъза исәпләнә дип сорамадым, чын язучыгыз ничәү булуы белән кызыксындым. Чын язучылар уннан да артык була алмый ул», — дигән. Менә без дә бүген өч йөз язучыдан түгел, талантлы шул ун язучыдан рәхәтләнеп укыла, ә киләчәктә алар әдәбиятыбызның алтын фондына кертелерлек әдәби әсәрләр көтеп калыйк! Китап укымыйча түгел, татарларыбыз китап укып зур түрә һәм бай кешеләр булсыннар иде. Алтын прискалары һәм газет-журнал бастыручы нәшриятлар тоткан, үзләре дә үрнәк каләм ияләре булган абый-энеле Закир һәм Сәгыйть Рәмиевләр кебек!