Сайланмыйча гына сайладык

Рөстәм Миңнехановны Татарстан Президенты итеп янә биш елга сайладык. Бу аның әлеге мәртәбәле урынга соңгы тапкыр сайлануы. Шушы елларда ул тарихта калырлык нинди гамәлләр кылырга өлгерер?

ТР Президентын сайлау нәтиҗәләре кемнәрнедер гаҗәпләндергәндер дип уйламыйм. Шулай буласы билгеле иде. Чөнки президентлыкка кандидатлар арасында хәзер Илбашы вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Миңнехановка алмашка килә алырлык шәхесләр, намзәтләр исемлегендә юк иде. Сайлауда «Гадел Россия» фиркасеннән Ә.Михеев, ЛДПРдан В.Сурчилов, «Россия коммунистлары»ннан Ә.Вәлиев, Үсеш партиясеннән О.Коробченко катнашты. Кызганыч, болар тар даирә өчен генә билгеле кешеләр шул. Шуңа да татар халкының сайланып сайлар өчен мөмкинлеге булмады. Хәер, Россиядә андый сайлаулар булганын күпләр хәтерләмидер дә. Намзәтләр арасында, ике батыр көрәшен кызыксынып күзәткән кебек кызыксынып күзәтерлек, аның ахыргы нәтиҗәләрен көтәрлек сайлауларның инде күптән булганы юк шул. Россия Президентын сайлаганда Путин белән Жириновскийны янәшә куярга мөмкин булмавын сәясәттән ерак булган кеше дә чамалый ләбаса.

Без инде сайлау алды вакыйгалары, өч көн барган сайлаулар, аларның бар дөньяга билгеле булган нәтиҗәләре турында тәфсилләп язып тормабыз. Алар белән теләгән һәркем күптән танышты инде. Без бу сайлаулардан милләтебезгә, телебезгә нинди файда булыр, Татарстаныбыз исән-аман калырмы, алга таба ничек яшәрбез дигән сорауларга беркадәр җавап эзләп карыйк.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан Президенты итеп өченче тапкыр сайлануы иде. Татарстан 10 ел аның җитәкчелегендә яшәде, эшләде. Халкыбыз аңа янә 5 ел республикабыз белән идарә итү хокукын бирде. Тик бу 5 ел, алдагы 10 ел белән чагыштырганда, күпкә җаваплырак чор булачак. Чөнки Конституция нигезендә ул инде башка бу дәрәҗәле дә, җаваплы да урынга сайлана алмаячак. Димәк, тарихта калырлык гамәлләр кылу өчен аңа шактый гына тырышырга туры киләчәк.

Казанның меңьеллыгын үткәрер алдыннан Путиннан акча сорагач, ул: «Халык өчен бик кирәкле төзелешләр дә булсын иде», — дип үз теләген җиткергән. Безнекеләр аңа Казанда метро төзү тәкъдимен әйткәннәр. «Җир астыннан юллар юк», — дип җырласак та, һәр көнне йөз меңләгән халык җир астыннан гына эшкә бара-кайта, кунакка йөри. Станцияләр санының аз, яңаларының бик акрын төзелүе генә күңелне борчый. Мәскәүдә ел саен 20-25 станция төзесәләр, бездә өч елга берне ачу да зур проблема. Шуңа да дөньяның иң кечкенә метросы булып саналабыз да инде. Мәскәү ел саен бер станцияне кимрәк төзеп, шул акчаны Казанда метро төзүгә бирсәләр, казанлылар аларга нинди рәхмәтле булырлар иде. Төзелгән бассейннар, башка спорт корылмалары, күңел ачу урыннары да бик кирәк. Ләкин алардан әле халыкның зур күпчелеге файдалана дигән сүз түгел шул.

Өченче бишьеллыкка Президент итеп сайланган Р.Миңнеханов милләтебезне яшәтү, үстерү, киләчәккә алып бару өчен нинди эшләр башкарырга өлгерер икән? Халкыбыз бу сорауга җавап көтә, билгеле. Милләтебезгә, телебезгә, республикабызга күсәк күтәргән чорда, тарихи җырыбызда әйтелгәнчә «илдә көрәш барган чакта, өйдә ятып буламы?» дигәндәй, ничек инде халкыбызның киләчәге белән бәйле сорауга җавап эзләмисең?

Сайлау алды чорында Рөстәм Миңнеханов татарга кагылышлы мәсьәләләрне дә файдаланырга тырышты. 6 июльдә ул татар телен саклау һәм үстерү комиссиясен булдырды. Аның әгъзалары тиз арада җыелып, утырышларын да уздырдылар. Комиссиянең җитәкчесе итеп озак еллар Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән, бүген Татарстан Дәүләт Советы рәисенең беренче урынбасары булган Марат Әхмәтовның билгеләнүен дә киң җәмагатьчелек сөенеп каршы алды. Сүзен сүз итә торган җитәкче! Ул инде районнарга чыгып, анда икетеллелекнең үтәлмәвенә мисал булырлык бихисап җитешсезлекләр дә табып кайтты. Саф татар районнарында элмә такталарны, башка белдерүләрне рус телендә генә язсыннар әле? Аннары Мәскәү кыса бит, дибез. Президент бу комиссияне оештыру карарын тиктомалдан гына, тик торганчы бер эш булсын әле дип кенә кабул итмәгән, билеле. Үзе дә авылда туып-үскән кеше буларак, татар теленең нинди мөшкел хәлдә калуын ул үз күзләре белән күреп тора ләбаса.

Хөкүмәт утырышларында да татар телендә чыгышлар күренгәли башлады. Хәтта моңарчы татарча әңгәмәләр бирүдән гел баш тартып килгән федераль салым хезмәтенең Татарстан җитәкчесе М.Сафиуллин да хисапны туган телендә тотты. Танеко башлыгы татарча сөйләде, хәтта энергияне сак тотуга багышланган хөкүмәт киңәшмәсендә дә татарча чыгыш ишетергә мөмкин булды. Яңа ачылган бер мәктәпкә директор итеп татар кешесен куймауларына да Президент бик нык гаҗәпләнгән, диделәр. Полингвиаль мәктәпнең җитәкчесе татар булмаган очракта да, татар телен яхшы белергә тиештер бит инде?!

Татар халкы өчен зур эшләр башкарган республикабызның элеккеге җитәкчеләренең берсе Семен Игнатьевны киң җәмагатьчелек рәхмәт хисләре белән искә ала. Нәкъ менә ул идарә иткән чорларда татар мәктәпләре иркенләп эшләп китәләр. 1958 елда «Татар гомуми белем бирү мәктәпләренең хәле һәм аларның эшен яхшырту турында»гы мәсьәлә буенча КПССның Татарстан Өлкә комитеты пленумы утырышы уздырыла. Игнатьевның яклавы нигезендә пленум карарларында татар мәктәпләрен югары квалификацияле педагогик кадрлар белән тәэмин итү, дәреслекләр белән тулыландыру, туган тел һәм әдәбиятны укыту дәрәҗәсен күтәрү, шулай ук халык хуҗалыгы өчен татар телен белгән белгечләр әзерләүне яхшырту чаралары күздә тотыла, бу проблемаларга карата игътибарның кимүе өчен җаваплы министрлыкларга тәнкыйть ителә. Әдәбият-сәнгать өлкәсендә олуг хезмәтләр башкарган шәхесләребезгә Тукай премияләрен бирү дә Игнатьев идарә иткән вакытта башлана. Бу эшләрне ничек уңай бәяләмисең инде? Аларны рус милләтеннән булган җитәкче эшләгән бит! Шуңа да аның исемен мәңгеләштерү өчен тиешле гамәлләр кылу турында сүзләр күп булды. Гамәлгә ашса, аның милләтебез өчен башкарган уңай эшләре онытылмаса, Игнатьев башка җитәкчеләребез өчен дә үрнәк булыр иде.

Татарстан Президентының милли мәсьәләдә шактый активлашуын сайлау алдыннан була торган кемнәргәдер ярарга тырышу дип кенә кабул итәсе килми. Кеше гомере уза барган саен үзенең тарихи үткәненә, нәсел тамырларына әйләнеп кайта, диләр бит. Рөстәм Нургали улы да милләтнең ярдәмгә мохтаҗ булуын күрә. Чөнки без телебезгә, мәдәниятебезгә, республикабызга карата һөҗүм күрәбез. Миңнеханов сайлауларга кадәр беренче тапкыр татар милләте киләчәгенә багышланган мәкаләсе белән үз күзаллауларын милләттәшләребезгә җиткерде. Татар халкының үсеш стратегиясе дә аның җитәкчелегендә кабул ителде.

Янә Президент итеп сайланган Рөстәм Миңнехановка җиңел булмаячак. Күреп торабыз бит, бу коронавирус афәте һәм нефтькә бәяләрнең төшүе аркасында дөнья күләмендә нинди төшенкелек хөкем сөргәнен. Бүген барысына да авыр. Ә безгә икеләтә авыр булачак. Чөнки Татарстан нефтькә бәйле, ә кара алтынга бәяләр төшү республика икътисадына, бюджетка зур зыян китерә. Узган ел белән чагыштырганда, сигез ай эчендә республика 34 млрд сумга азрак керем алган. Ләкин Татарстан соңгы елларда нефть сатуны гына максат итеп куймый. Аны нефть химиясе чималы итеп куллана, ягъни нефтьне эшкәртүгә зур игътибар бирә башлады. «Башта нефть-химия, аннан полимер, каучук ясау — шуннан акча ясау», — дип киләчәкне күзаллый Президент. Сәнәгатьнең башка өлкәләрендә дә эшлисе эшләр җитәрлек. Вирус сәбәпле, кече һәм урта эшмәкәрлек зур зыян күрде. Эшсезләр, хәерчеләр саны да көннән-көн арта бара. Болар барысы да илбашы җитәкчелегендә кичекмәстән хәл ителергә тиешле проблемалар.

Татарстан Президенты — ул әле Татарстанның гына түгел, республикада яшәүче татарларның гына түгел, дөньяга сибелеп яшәргә мәҗбүр булган барлык милләттәшләрнең дә лидеры. Һәрхәлдә, һәр татарның өмете Казан, Татарстан, аның җитәкчелеге белән бәйләнгән. Шуңа да бу сайлауларны алар да игътибар белән күзәттеләр. Татар халкының үсеш стратегиясе белән бергә, аны гамәлгә ашыру өчен дәүләт программасы да кабул ителде. Анда чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә ярдәм итү өчен дә шактый чыгымнар каралган. Ул акча аз да, күп тә түгел. Тик кризис тагын да көчәеп китеп, шунысыннан да мәхрүм калырга гына язмасын иде.

«Йөргән аякка җим иярә», дигән гыйбарәгә тугры булып, Президентыбыз гел эшлекле сәфәрдә булды. Россия буйлап та, дөнья буйлап та күп йөреде. Вирус сәбәпле генә туктап торырга мәҗбүр булды. Ә читкә чыгу — ул инвестицияләр дигән сүз. Татарстан инвестицияләр кертү буенча Россиядә алдынгы урыннарны били. Мондый эшлекле сәфәрләрнең икенче яктан да файдасы бар. Президент барган һәр җирендә милләттәшләребез белән очрашырга вакыт таба.

Рөстәм Миңнехановның бу инде Президент буларак эшләячәк соңгы биш елы дигән идек. Татарстанның беренче Президенты М.Шәймиев республика белән 20 ел идарә иткән иде. Ә Миңнехановка, Ходай кушып, билгеләнгән срогын тутырырга насыйп булса, 15 ел эшләү бәхете эләгәчәк. Озак еллар зур урыннарда эшләгән җитәкче буларак, аның шәхси тормышы бөтен, тормышы түгәрәктер инде, шәт. Шулай икән, димәк, халкыныкы да шундый булсын өчен тырышырга аның бөтен мөмкинлекләре дә бар дигән сүз. Президентыбызга тарихта калырлык зур эшләр башкарырга, Татарстанны, татар халкын, ана телебезне саклап калырга насыйп булса иде дигән теләктә калыйк һәм бу зур эшне башкарыр өчен аңа ярдәм итик!