Сайлаулар гадел уза торган ил-җир бармы икән ул?

Сайлаулардан, аны уздыргандагы гаделсезлекләрдән, соңыннан аның нәтиҗәләреннән канәгать булмау - гадәти күренешкә әверелеп бара.

Советлар Союзы вакытында сайлаулар бер бәйрәм кебек уза иде. Җигүле атларга утырып, гармуннар уйнап, җырлар җырлап сайлауга барган чаклар булган. Сайлау урынында концерт куюлар да гадәти күренеш иде. Ә иң мөһиме — сайлау участокларында, башка вакытларда кибет киштәләрендә бик үк күренмәгән, ашау-эчү ризыклары сатылды. Әнинең шул көнне бавы белән сушки алып кайтуы әле дә хәтердә. Юк, халык товар алыр өчен генә сайлауларга бармый, ә сайлауга барырга кирәк булганга, бармыйча, сайламыйча калырга мөмкин булмаганга күрә дә бара иде. Сайлау нәтиҗәләре белән дә халык тамчы да кызыксынмады. Чөнки бюллетеньдә кем язылган булса, шуның сайланачагын хәреф танымаган кеше дә белә иде. Ничек кенә булса да, барыбер, һич арттырусыз, ул чордагы сайлау көне — бәйрәм көне кебек кабул ителде.

Ә хәзер сайлаулар дөньяның һәр почмагында да куркыныч бер төсмер ала башлады. Чөнки сайлаулар хәрәмләшүгә, гаделсезлеккә, ялганга корылды. Шуңа да хәзерге сайлаулар халыкны дошманлаштыра, үзара көрәшкә чакыра, хәтта сугыш башлануга бер этәргеч тә бирә. Чөнки теге яки бу партиянең властька килүе дә, кемнең ил башлыгы булуы да кемнәрнедер эшле һәм ашлы итсә, ә кемнәрнедер, киресенчә, ярык тагарак алдында калдырырга да бик мөмкин. Сайлау — сәяси вакыйга. Ә хәзер ул кирәгеннән артык сәясиләштерелде.

Россия халкы үзебездәге сайлауларга караганда чит илләрдәге сайлаулар белән күбрәк кызыксына дисәк тә һич тә арттыру булмас. Бездәге сайлауларның нәтиҗәсе алдан ук билгеле булгангамы, үз илендәге сайлаулар аның өчен кызык түгел. Мондый сайлаулар элеккеге СССРның бик күп илләрендә әле бүген дә шушы тәртиптә уза. Беларусь Республикасында да сайлаулар озак еллар шушы кысалардан чыкмаган иде. Ә бу юлы халык элеккеге тәртипләргә каршы чыкты һәм сайлау нәтиҗәләренә карата үзенең канәгатьсезлеген белдерде. Нәтиҗәдә, инде берничә ай дәвамында илдә чуалышлар бара, Лукашенконың отставкага китүен таләп итәләр. Коронавирус сәбәпле болай да хәлләр мөшкел, ә бу вакыйгалар илне тагын да арткарак өстери. Күршеңдә янгын булганда тынычлап өй тәрәзәсеннән генә карап торып булмаган кебек, Белоруссиядәге шаукым Россиягә дә тынгылык бирми. Ә кем белә, бәлки вакыйгалар куерып китеп, читтән котыртулар арта төшсә, андагы хәлләр дә Украинадагы кебек булырга бик мөмкин. Бу исә Россиягә һич тә файдага түгел.

Ә Америкадагы сайлауларны бөтен дөнья халкы кызыксынып күзәтә. Хәзерге сайлауларны гына түгел, элеккегеләре вакытында да шулай иде. Соңгы сайлаулар бигрәк тә игътибар үзәгендә булды. Сайлаулар узганга шактый вакыт узса да, әле һаман ыгы-зыгылар дәвам итә. Байден үзен җиңүчегә санаса, илнең бүгенге президенты Трампның исә әле һаман дилбегәне кулдан ычкындырасы килми. Америкадагы сайлаулар безгә нәрсәгә кирәк инде? Теләсә нишләсеннәр, безгә димәгәе, теләсә кемне президент итеп сайласыннар? Бик шулай гына уйлар идек тә, тик Американың дөньяның кендеге икәнлеген истән чыгармаска кирәк. Доллар аларныкы, кайсы илне батырырга, кайсысын күтәрергә икәнлеген алар хәл итә, юк сәбәпне бар итеп сугыш башларга да күп сорамыйлар, алар җырын җырламасаң, дошманнар чолганышында бер ялгызың калырга да бик мөмкинсең. Эше инде төгәлләнеп килүгә дә карамастан әле һаман Германиягә газ җибәрә алмый интегәбез бит. Ни өчен? Чөнки дөньякүләм жандарм ролен башкаручы Америка Россия нефте һәм газының Европада сатылуын теләми. Шулай булгач, ничек инде бу илдә барган вакыйгалар белән кызыксынмыйсың да, президентлары кем булыр икән дип түземсезләнеп көтмисең?

Америкада татарларыбыз да шактый бит әле. Узган гасыр башында китүчеләр дә, СССР юкка чыгар алдыннан һәм ул таркалгач китүчеләр дә шактый. Мин белгәннәр арасында гына да берничә дистә кеше Америка гражданлыгы алып, шунда көн күреп ята. Алар үз илләренең президентын сайладылар. АКШта яшәүче милләттәшебез, профессор Юлай Шамилоглы Байден өчен тавыш биргән. «Байденның җиңүе бөтен дөнья өчен, шул исәптән татарларга да уңай күренеш булачак. Демократ сәясәтче өчен кеше хокуклары беренче урында тора», — дип исәпли ул. «Ирония судьбы» киносының героинясы әйтмешли, «поживем — увидим». Демократлар властька күп килделәр инде, тик дөньяның теге яки бу почмагында кеше хокуклары якланганын күрү бәхетенә ирешмәдек. Демократ булып уйнарга, кыланырга була ул, ә менә чынлыкта шундый булулары бик авыр шул. Әллә бу ил демократия төшенчәсен бөтенләй икенче төрле аңлыймы икән? Шулай булмаса, соңгы утыз елда берничә дистә илдә, аларның турыдан-туры җитәкчелегендә уздырылган төсле революцияләрдән соң, бу җирләрдә халыкның бүген ничек көн итеп ятуларын күргәч, киләчәккә булган ышаныч нык какшамас иде.

Юлай Шамилоглы хәзерге Президент Дональд Трампның да уңай якларын күрергә тырыша. «Ул АКШ президенты буларак, Кытайдагы уйгыр, казах, татарларга каршы барган геноцидны тәнкыйтьләп чыкты. Төрле дәүләтләр дәшмәгән вакытта аның фикерләре, белдерүләре мөһим иде», — ди ул. Кытайдагы мөселманнарны бер сәбәпсез төрмәләргә (үзләре аны «төзәтү лагерьлары» дип атыйлар) ябу күренешен хәтта бик күп мөселман илләре дә тыныч кына күзәтеп, дәшми калуны кулайрак күргән чакта, Трампның бу геноцидны фаш итүе рәхмәткә бик лаек әлбәттә. Әле кайчан гына Кытайдагы милләттәшләребез Казанга иркенләп килеп-китеп йөриләр иде. Ә бүген аларның күбесе төрмәдә утыра, калганнары илләренә кайтырга куркып, чит илләрдә яшәргә мәҗбүрләр. Бу күренеш тә кешелек җәмгыяте өчен бик зур сигнал. Кытайда гына түгел, башка илләрдә дә мөселманнарны күпләп юк итү өчен мондый ысулларны кулланырга бик мөмкиннәр. Димәк, бу галәмәтнең тамырына үз вакытында балта чабарга кирәк. Американың яңа сайланачак президенты бу мәсьәләдә нинди карашта булыр, хәзергә әйтүе кыен.

Сайлаулар гадел уза торган ил-җир бармы? Без шушы сорауга җавап эзлибез. Барыбыз да Американы демократиянең учагы дип санап килдек, алардан үрнәк алырга, аларга ошарга тырыштык. Тик соңгы елларда булган күпсанлы вакыйгалардан соң, бу илне дә демократия чәчәк атучы илләр исемлегенә кертәсе килми башлады. Бәлки моңа СССРның таркалуы һәм аның дөнья белән бер үзе генә, беркем белән дә исәпләшмичә яши башлавы да сәбәп булгандыр, «мин-минлек» авыруы башлангандыр. Россия Президенты моннан ике дистә еллар элек үк бу күренешкә каршы чыкты һәм Америка һәм аны яклаучы илләрнең кан дошманына әйләнде бит. Юкса, ул дөнья күп полярлы булса гына алга китә ала, дип әйтергә теләгән иде бит. Моның тискәре нәтиҗәсе күз алдында, Америка да демократик ил булудан туктый бара. Соңгы сайлаулар моны аеруча раслады. Интерполның Россиядәге элеккеге башлыгы: «АКШтагы сайлаулар — демократиянең апокалипсисы», — дип бәяләде. Америка сайлау системасын да ришвәтчелек басып алган икән. Бу Трамп фикере генә түгел, бик күпләрнең тел очында торган сүзләре. Алардагы сайлау системасын да аңлап булмый. Коронавирус сәбәпле Россиядә быел сайлаулар атна буена сузылды. Әй, сүктек инде бу күренешне! Европа, Америка да тәнкыйтьләп чыкты. Ә Американың үзендә сайлаулар ай буена бара, бу хокук бозу түгел, ә демократия икән?! Трампны сайлатмас өчен илнең элеккеге президенты Обама да, сайлауларга йогынты ясый алырлык зур акчалы кешеләр дә зур көч куйган, имеш. Шуңа да Трампны яклап тавыш биргән сайлаучыларның тавышларын үзләштерү зур булган, дип исәпли сәясәт белгечләре.

Шулай инде бар нәрсә дә акчага сатыла һәм сатып алына торган заманда яшибез. Без, журналистлар, Россиядә сүз иреге юк дип яза-яза арып беттек. Дөрестән дә шулай бит инде. Ә демократиянең бишеге, үрнәге саналган Америкада нигә ул юк? Кем акча түли, шуның җырын җырлыйсың, диләр. Бу әйтем аларда да бик популяр икән! Ил Президенты Трампка каршы күпме массакүләм мәгълүмат чаралары күтәрелде. Алар барысы да зур акчалы кешеләрнең, оешмаларның ышыгында көн итеп ятучылар. Шулай булмаса, Америка телеканаллары ил президенты Трампның чыгышын өзә алырлар идеме икән? Димәк, безгә дә: «Менә Америкада демократия ичмасам, сүз иреге, сайлаулары да безнең өчен үрнәк», — дип аларга дан җырлаудан, үрнәк алудан туктарга вакыттыр?

Безнең илдә сайлаулар элек бәйрәм кебек үтә дип сүземне башлап киткән идем. Янә шул көннәр кире кайтмагае әле. Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова Россия Президенты Владимир Путинга сайлаулар чорында мәктәп укучыларына бер атналык ял бирү кирәклеге турында әйтте. Имеш, сайлау участоклары башлыча мәктәпләрдә урнашкан, укытучыларның да күбесе сайлау комиссиясе әгъзалары, шуңа да аларга сайлауларны иркенләп үткәрү өчен тиешле шартларны тудырырга кирәк. Путин бу тәкъдимне тиешле дәрәҗәдә өйрәнергә кирәклеген әйтте. Кабул итәрме ул бу яңалыкны һәм аны гамәлгә ашырырмы? Монысын озакламый белербез. Әгәр кабул ителә икән, ул инде пандемия чорында гына шулай булмаячак, ә даимигә әвереләчәк. Бу яңалыкны мәктәп укучылары әлбәттә «ур-ра» кычкырып, хуплап каршы алачаклар. Бәлки, укуларны сентябрь аенда түгел, октябрьдә башларга кирәк дип, инде дистә еллар буе хыялланып йөрүчеләр дә максатларына ирешерләр. «Кайсы хәерле, шунысын бирсен инде Ходай», — дип телисе генә кала.

«Сайлауларның ничек узуы мөһим түгел, ә ничек санаулары мөһим», — дигән канатлы гыйбарәгә әйләнгән бу сүзләр сайлауларга катнашы булудан туктамыйча торып, дөньяның бер почмагында да гадел сайлаулар узмаячак. Монысы инде исбатланмыйча да кабул ителә торган теория.