Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер

Халкыбыз ни өчен шулай дип әйтергә ярата соң? Бәлки Ходай кешеләрне берникадәр тигезләгәнгә күрә дә, сентябрьдә барыбыз да бер чамада булып алабыздыр?

Яңа ел беренче гыйнвардан башланса да, ни өчендер күп эшләргә сентябрь аенда керешәбез. Шуңа да бу айга карата мөнәсәбәт элек-электән үзгә булган. Бу ай турында өлкән яшьтәге кешеләрнең: «Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер», — дип әйтергә яратулары көзнең беренче аен тагын да серлерәк, мәгънәлерәк итә.

Халкыбыз ни өчен шулай дип әйтергә ярата соң? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирер иде. Әйдәгез, без дә шушы сорауга бергәләшеп җавап эзләп карыйк әле.

Сентябрь — муллык ае. Икмәге дә, бәрәңгесе дә, яшелчәләре дә өлгергән. Байның тамагы һәрчак тук булса, һич югы бу айда гына булса да, хәерче дә артык мохтаҗлык кичерми. Авыл гына түгел, шәһәр кешесе дә. Чөнки базарларда кышка җитәрлек азык-төлекне шактый арзан бәягә сатып алырга була. Бәлки Ходай кешеләрне берникадәр тигезләгәнгә күрә дә, сентябрьдә барыбыз да бер чамада булып алабыздыр?

Сентябрь ае безнең өчен мәктәпләрдә, югары уку йортларында укулар башлану белән дә кадерле. Чөнки ул һәр ике гаиләнең берсенә барыбер кагылмыйча калмый. Кемдер үзе укый, кемдер укыта, кемдер баласын белем йортына озата. Шуңа да берара укуларны сентябрьдә түгел, октябрьдә башларга кирәк дип йөрүчеләрне халык бик үк өнәп бетермәде. Бер ияләнгән нәрсәдән кисәк кенә баш тартулары җиңел түгел шул. Ел саен сентябрь аена күтәренке күңел белән килсәк тә, быел без бу көнгә, короновирус сәбәпле, билгесезлек белән кердек. Укулар элеккегечә мәктәпләрдә буламы, әллә инде интернет аша өйдән торып кына укыйбызмы? «Укуны традицион рәвештә башлап җибәрәләр дә, аннан кабат читтән торып кына укуга күчерәчәкләр икән», — дигән имеш-мимешләрне дә күп ишеттек. Шөкер, хәзергә уку йортларының барысы да элеккегечә эшләүләрен дәвам итәләр.

Гади кеше баласын мәктәпкә ничек әзерләве белән каләм ияләре артык кызыксынмасалар да, артистларныкыларның мәктәпкә ни рәвешле китүләрен бик тәфсилләп яздылар. Хәзер бит артистларның да шактые, элеккеге һөнәрдәшләреннән аермалы буларак, бер-ике бала белән генә чикләнеп калмыйлар, өчәрне, дүртәрне табалар.Мактауга лаек гамәл бу! Димәк, алар хакында укыйсыларыбыз алда әле, Алла боерса.

Артистлар турында яза башлагач, янә бер нәрсәне дә өстәп куярга булдым әле. Элек артистларыбыз санаулы гына иде. Әмма аларның да эшләмичә генә җырлап-биеп, «төятер» куеп йөрүләренә халык сәерсенеп караган. Янәсе, ничек инде гомер буе җырлап кына йөрергә була? Илһам Шакиров, Ринат Таҗетдинов, Ирек Бахман һ.б мәшһүр артистлардан авылдашлары: «Кайчан эшкә урнашасың инде? Гел шулай җырлап кына йөрмәссең бит?», — дип тикмәгә генә сорамаганнардыр. Бу сорауны ул вакытта, профессиональ артистлар бармак белән генә санарлык булган чорда бирүләре, гаҗәп әлбәттә. Ә менә бүген, һәр ике кешенең эшләмичә генә артистланып йөрүе, сәер хәл буларак бәяләнерлек күренеш. Бу короновирус дигәннәре күпләр тормышына үзгәрешләр кертергә мәҗбүр итте. Хәзер артистлар да рәсми рәвештә эшкә урнаша башладылар. Җырчы Гүзәл Идрисова да (Татарстанның атказанган артисты Илназ Бахның хәләл җефете) 1 сентябрьдә улы белән бергә мәктәпкә киткән - укытырга.

Сентябрь ае — укулар башлану вакыты, СССР дигән бөек держава таркалгач, «син дә бер, мин дә бер» булудан туктады шул. Мәктәпләр дә элиталыга һәм гадәтиләрнекенә әйләнде. Ә 16 ел элек 1 сентябрьдә булган Беслан фаҗигасы бар җиһанны тетрәндерде. Террорчылар бәйрәмгә килгән 1128 кешене тоткын итеп алып, 3 көн буе мәктәптә ябып тоттылар. Вакыйганың азагы фаҗига белән тәмамланды. 334 кеше, шул исәптән 186 бала һәлак булды. Россия алып барган милли сәясәтнең ачы нәтиҗәләрен дә беренче нәүбәттә мәктәпләр татыды һәм татый. Бу көннәрдә Россиядә көн итүче барлык милли җанлы кешеләр узган ел 10 сентябрьдә Ижауда үзен яндырып үтергән удмурт галиме Альберт Разинны искә алалар. Ул соңгы адымга барыр алдыннан берничә ел буе җирле һәм Мәскәүдәге хакимияткә удмурт телен һәм мәдәниятен саклау кирәклеге турында хатлар язган, «Минем ватаным бармы?», «Иртәгә минем телем бетсә, мин бүген үләргә әзер» дигән плакатлар тотып ялгыз пикетка да чыккан. Әмма хакимият аның бу таләпләрен игътибарсыз калдырган.

Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә генә заманында Ельцинга татар түбәтәе кидергән, соңыннан өметләре акланмавын күреп, әлеге түбәтәйне кире кайтаруын таләп итеп Россиянең беренче Президентына хатлар язган, татар милли хәрәкәтенең актив эшлеклеләренең берсе Зөфәр Салиев та якты дөнья белән хушлашты. Урыны оҗмахта булсын!

Әйе, татар булып яшәүләре дә, татар телендә укыту да елдан ел кыенлаша. Россия Президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары М.Могомедов: «Россиядә туган телләрне кысрыклау юк, туган телгә хокуклар илнең Төп канунына язып куелган», — дисә дә, тормышта хәзергә моның киресе белән күбрәк очрашырга мәҗбүрбез. Татарстанның Беренче Президенты, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөя утрауларын төзекләндерүне тәмамлаганнан соң, тикмәгә генә республикада полингивиаль, ягъни күп телне өйрәтүче мәктәпләр салдыру эшенә керешмәде бит инде. Бу идея инде быел гамәлгә аша да башлады, республикабызда берничә шундый мәктәп ачылды. Шуларның берсендә, Казанда ачылган «Адымнар» мәктәбендә булучыларның гаҗәпләнүләренә чик-чама юк. Шунысы куанычлы — бу мәктәпләр бай балалары өчен генә түгел. Теләге һәм сәләте булган һәр бала анда укый алачак.

Сентябрь ае башка мәсьәләләрдә дә тигезлек урнаштырды. Мәсәлән, Россиянең данлыклы артистлар династиясенең дәвамчысы актер Михаил Ефремовны сигез елга колониягә җибәрделәр. Бу урысның татарга ни катнашы бар инде дияргә ашыкмагыз. Ефремов кебекләр татарда да юк түгел. Мәгълүм булганча, Ефремов, лаякыл исерек һәм наркотиклар кулланган хәлдә, машинасы белән икенче бер машинага килеп бәрелде һәм 57 яшьлек Сергей Захаровны теге дөньяга озатты. Тик бу фаҗигадан актер катнашында шоу-тамаша ясаулары, спектакль куюлары гына гаделлек тантана итүен көтүчеләрнең бик нык ачуын кабартты. Ефремовның адвокаты Пашаев, актерны төрмәдән коткарып, зур акчалар эшләргә теләүдәнме, сукыр күзгә дә күренерлек булган вакыйгада төп гаепне аннан алып, башкалар өстенә сыламакчы булды. Имеш, роль артында Ефремов түгел, башка берәү утырган. Әгәр үзвакытында Ефремов гаебен танып, мәрхүмнең туганнарыннан гафу үтенсә, бәлки аңа шактый ташламалар ясалыр һәм төрмәдә утыру срогын булдыра алганча киметерләр иде. Шуңа да Ефремов адвокат итеп Пашаевны сайлавына бик нык үкенүен белдерде.

Менә хәзер инде үзебезнең «Ефремов»ны да искә алып үтеп китмичә мөмкин түгел. Ул — танылган актер, Татарстанның атказанган артисты Марат Бәшәров. Аның да эчкечелек һәм элеккеге хатыннары белән низаглары аркасында популярлыгы «артты». Шуңа да аны «Заманча антрепризлар театры»ннан да куганнар дигән хәбәр таралды. Имеш, ул катнашкан спектакльләргә билетлар аз сатыла икән. «Минем йөземә тап төшерергә тырышып, ялган хәбәр таратуларыннан кайчан туктарлар икән? Пандемия сәбәпле, заллар яртылаш кына тутырылырга тиеш ләбаса», — дигән ул үзен эшсез калдырырга теләүчеләргә. Ничек кенә булмасын, салган баштан хатын-кызга кул күтәрүче ир-атны аклап-яклап булмый инде. Гәрчә, үзебезнең татар егете булса да. Бәшәровтан Татарстан биргән мактаулы исемне алырга кирәк, диючеләр дә шактый булды. Юкса, Марат үзенең рус халкының бөек вәкиле Ефремов түгел икәнлеген инде күптән аңларга тиеш иде дә бит. Ефремовларны сакларлар да, якларлар да. Ә Россиядә татар булып яшәүләре җиңел түгел. Танылган кешеләргә бигрәк тә. Үсәр өчен, күтәрелер өчен татар кешесенә башы белән җир себерергә кирәк. Маратыбыз тиешле нәтиҗәләр ясамаса, ахыры аның үзе өчен бик хәерсез тәмамланырга мөмкин. Безнең дә талантлы татарыбызны югалтасыбыз килми.

Сентябрь ае ил өчен дә, татар дөньясы өчен дә шундыйрак хәл-әхвәлләр белән башланып китте. Алдагы көннәрдә безне тагын да мөһимрәк вакыйгалар көтә. Татарстан Президентын һәм Казан шәһәр Думасына депутатлар сайлаячакбыз. Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер булган кебек, сайлауларга да бердәм булып килеп, үз сүзебезне әйтү — безнең изге бурычыбыз. Тик бер нәрсәне исебездән чыгармыйк — син дә, мин дә, Мөхәммәт белән Әмин дә йөрәгебез кушканча сайлыйк!