Вирус ажгырып алга килә, ә кешелек дөньясы артка чигенә

Коронавирус бөтен дөньяны берләштерде. Дөресрәге, тезләндерде.

«Дөнья инде башка болай булмас», — дигән шигъри юллар язган иде бер язучыбыз. Коронавирус әле башланып кына килгән вакытта бу сүзләргә бик үк ышанып бетәсе дә килмәде. Тик вакыт узган саен: «Әллә чыннан да шигырьдә әйтелгән фикер хакмы, без инде якты дөньяда элек яшәгән кебек беркайчан да тынычлап яшәмәбез микәнни соң?», — дигән шөбһәле уйлар күңелгә һич тә тынгылык бирми.

Коронавирус бөтен дөньяны берләштерде. Дөресрәге, тезләндерде. Бу вирус гади кешеләрне генә түгел, Президентларны да, хәерчеләрне генә түгел, байларны да аямый. Күптән түгел генә Мәскәүдә яшәүче, чыгышы белән Пенза татары булган шактый бай милләттәшебезне җирләделәр. Вируска ышанмаган, «яһүдләр уйлап чыгарган ялган», дип кенә караган. Үзенә авыру килгәч тә, өендә генә дәвалануны хуп күргән. Хәле начарланып, сырхауханәгә илткәндә, инде соң булган. Вирус үпкәләргә кереп, аларны тәмам эштән чыгарган. Берсе-берсе 150-200 мең сум торган нинди генә даруларны, уколларны чит илләрдән кайтартмаганнар! Тик берсенең дә файдасы тимәгән.

Милләттәшләребез арасыннан бу авыру янә шактый кешеләрне теге дөньяга алып китте. Араларында танылган көрәшчеләр дә, башка билгеле шәхесләр дә бар иде. Америка Президенты Трампны да, эшнең иң кызган вакытында, сайлауларга бер ай калып барганда, вирус аяктан екты. Авыруның җиңелчәсе генә эләктеме, сырхауханәдән бик тиз чыкты. Тик бу әле терелдем дигән сүз түгел шул. Минем бер дустым да авыруны шулай бик җиңел үткәргән кебек иде. Тик әле һаман мантый алмый. Авыз тәме дә юк, хәле дә бик тиз бетә, электән булган башка чирләре дә баш калкыта. 74 яшьлек Трамп та финишка барып җитә алырмы, юкмы, билгесез?

Коронавирус үзебезнең премьер-министр Мишустинны да, барыбызның да тел очында гына йөри торган, «бөтен нәрсә өчен дә гаепле» Чубайсны да читләтеп үтмәде. Министрлар арасында да авыручылар булды дигән хәбәрләрне шактый ишеттек. Үзебездә дә авыргалаштыргалаучы түрәләр булды диделәр, тик кешегә бик чыгармаска тырыштылар, чирне мыштым гына үткәрделәр ахры.

Беренче космонавтыбыз Юрий Гагарин: «Җир ул бик кечкенә — аны саклагыз!» — дип әйтеп калдырган. Кечкенә икәнен дә беләбез, болай яшәвебезне дәвам итсәк озакламый җирнең асты-өскә килергә мөмкин булуын да чамалыйбыз, ә табигатьне варварларча талавыбызны, дөрес яшәмәвебезне дәвам иттерәбез.Коронавируска кадәр дә планетабыз тыныч түгел иде инде. Хәзер дә анда сугыш, монда ачлык, тегендә давыл, җир тетрәү һ.б. бәла-казалар. Бу көннәрдә дә Таулы Карабахта сугыш бара, Белоруссия белән Кыргызстанда халык, сайлау нәтиҗәләреннән канәгать булмыйча, урамнарга чыкты.

Кыргызстан бигрәк кызык дәүләт инде. Тиз генә җыелалар да, илбашларын алып аталар да, аның урынына икенчесен сайлап та куялар. Дөньяның кайсы почмагында мондый демократия бар икән? Әллә бу кыргыйлыкмы? Һәр биш ел саен фетнә ясап, кибетләрне ватып, җимереп, талап, илгә яңа патша сайлап куеп кына алга китеп буламы икән? Хәер, тәхеттә озын-озак утырып та, аның ахыры хәерсез тәмамланырга мөмкин инде. Аның «матур» үрнәген Белоруссия президенты Лукошенко күрсәтте. Үзебездә дә мисаллар җитәрлек.

Болары лирик чигенешләр генә иде. Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, темабыз коронавирус иде ләбаса. Каян килеп чыкты соң бу зәхмәт? Кайчан бетәр? Дәвасы бармы? Авырудан бер терелгәч, ул тагын килергә мөмкинме? Коронавируска каршы вакцинаны ясатыргамы? Бу сораулар тирәсендә бәхәсләр күптән бара һәм аларның тынганы юк. Тынмас та ахры. Грипп кебек коронавирус та мәңгелеккә җир йөзенә килгән диюче галимнәребез, фараз кылучыларыбыз да җитәрлек бит.

Яз көннәрендәге кебек тагын вирус белән авручыларның саны арифметик тизлектә арта бара. Белә торып, чит илләргә ял итәргә бардык, «үзебезнең Кырымдагы» диңгез буенда өелешеп арт санныбызны кыздырдык. Менә хәзер шуларның нәтиҗәсен татыйбыз. Чиләгенә күрә — капкачы. Таман гына. Шул кирәк безләргә. Юкса, бер елга гына булса да, без боларның барысыннан да тыелып тора ала идек бит?! Әнә, Мәскәү янә карантин игълан итәргә мәҗбүр булды. Әбиләрне дә, бәбиләрне дә өйгә бикләп куйды. Мәктәп укучылары — каникулда. Ә өлкән яшьтәгеләрне кабат өй режимына күчерделәр. Мәскәү хакимияте бу ике категория кешеләренә хәтта юлда йөрү өчен бирелә торган акча бирүне дә вакытлыча туктаткан. Имеш, трай тибеп йөрмәсеннәр, өйдә генә утырсыннар. Россиянең элеккеге баш санитар табибы, бүген Дәүләт Думасы депутаты, үзенең телдән-телгә күчеп йөрерлек канатлы сүзләре белән безне гел елмаерга мәҗбүр итүче Геннадий Онищенко үз-үзеңне чикләүләргә гомумән каршы. Поликлиникалар тиешле дәрәҗәдә эшләмәгәнлектән, кешеләр башка төр авырулардан күбрәк зыян күрәләр, дип саный ул. Өлкән яшьтәгеләрне өйдә бикләп яткыруга да кискен каршы чыга. Киресенчә, хәрәкәтләнсеннәр, ди.

Коронавирусның җиңел формада гына узучы төрен галимнәр инде 60 нчы елларда ук ачкан булганнар. ОРВИны башлыча шушы вирус барлыкка китерә, дип исәпли алар. Хәзер бу вирустан авыручыларның 90 проценты шушы төр вирус аша чир йоктыручылар икән. Ә икенче төре — үпкә ялкынсынуына китерүче вирус. Монысы инде күпкә куркынычрак һәм яңа төр вирус, имеш. Имеш, дим чөнки коронавирус турында шулкадәр күп мәгълүмат, алар арасында фикер каршылыгына ия булучылары да шактый. Кайбер галимнәр бу вирус җир йөзенә мәңгелеккә килгән, дип баралар. Бәлки, чыннан да шулайдыр. Грипп кебек әледән-әле килә дә чыга. Әгәр шулай икән, димәк, безгә моңа ияләшә башларга вакыт инде. Бүгенге көндә планетада 35 млн кеше коронавирус белән авырый. Ә грипп белән ел саен 300 млн кеше чирли һәм шул авырудан 400-800 мең кеше үлә икән.

Шунысы кызык та, кызганыч та, коронавируска каршы вакцина уйлап табылса да, аны ясатырга теләүчеләр бик аз икән. Россия үзе уйлап тапкан вакцинаны мактап туя алмый, аны инде дөньяның кайсы гына илләренә сатарга теләми. Вакцинаны үзенә билгеле шәхесләр дә кадатты. Россия Президенты Путин үзе дә кадатырга җыенуын әйтте. Кызы да вакцинаны үзендә сынау экспериментында катнашты. Тик менә алга киткән илләр дә, россиялеләрнең 73 проценты да ни өчендер «авыруга дәвага булуга» ышанып бетә алмыйлар. Оныкларыбызга чит илдә җитештерелгән прививкаларны сатып алып, шуларны кадаттык. Куркыта. Әнә, фәләннең баласы үзебезнең прививканы ясаткач, үлеп киткән, танылган җырчыларыбыз Хәйдәр Бигичев белән Зөһрә Сәхәбиеваның кызларына да Россиядә эшләнгән препарат килешмәгән, үлеменең сәбәбе шуннан икән, дип йөрәккә шом сала торалар бит. Берәр елдан коронавируска каршы вакцинадан курку күпкә кимер инде.

Ясатырбыз, ясатмыйча кая барырбыз. Ә хәзергә шушы сынауда катнашучыларны күзәтүебезне дәвам итиек. Алар исән калсалар, без дә ясатырбыз. Россиялеләрнең зур күпчелеге әнә шулай уйлый.

Безгә, цивилизациягә ирешеп, күкнең җиденче катына кадәр күтәрелә алган адәми затларга, дөньяның астын-өскә әйләндереп яшәүләре хәзер инде берни тормый. Күренекле галим Тейяр де Шарден тикмәгә генә җир кешесенең төп бурычын түбәндәгечә бәян итмәгән: «Максат — атом-молекуляр үзлекләрнең аръягындагы төп энергиягә хуҗа булу һәм дөнья дилбегәсен кулга төшерү». Әйе, фәннең үсеше кеше тормышын җиңеләйтеп, цивилизациянең алга китешенә этәрсә дә, цивилизация үзе исә кешенең җанын телгәли, рухын сыта, җимерә. Тикмәгә генә медицина өлкәсендә эшләүче күренекле галимнәр җан тынычсызлыгына китергән төп сәбәпләрнең берсе итеп тормышның җитеш булуын атамыйлардыр инде. Әллә нинди фантастик планнар корырга, шапырынырга яратсак та, «төп энергиягә» хуҗа булырга теләсәк тә, ни өчендер кечкенә генә бер вирусны да җиңә алмыйбыз. Монысын җиңсәк тә, икенчесе ажгырып алга килер, ә кешелек дөньясы куркып артка чигенер төсле. Дөнья белән без идарә итмибез шул. Ә күпләр шуны белми яки белсә дә белмәмешкә салыша. Ә белүчеләр Аннан ярлыкау сорый!