Ә син Татарстан Конституциясен укыдыңмы?

Төп законыбызны гади халык кына түгел, хәтта депутатларыбыз арасында да укымаучылар бар икән.

Конституция — илнең төп законы. Кешелек дөньясы шул законнарга таянып җәмгыятьтә яшәргә, эшләргә, гаилә корырга, укырга, сәламәтлеген кайгыртырга, ял итәргә тиеш. Болар барысы да Конституциядә язылган, законнар белән ныгытылган булырга, Конституция суды тарафыннан үтәлеше тикшерелеп барырга тиеш. Илнең генә түгел, шул ил эчендәге төбәкләрнең дә үз Конституцияләре була. Татарстанның СССР вакытында да үзенең Төп Законы булган. Ә 1992 елда, СССР таркалганнан соң, яңа Россия шартларында, Декларациягә салынган нигезләрне акрынлап тормышка ашырып, халык фикеренә таянып кабул ителгән Татарстан Конституциясе үзенең беренче маддәсендә үк республиканы аерым мәмләкәт итеп күрсәтте. Анда «Татарстан — суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты», — дигән гаять мөһим сүзләр язылган иде. Шушы тарихи сүзләр язылган Конституция белән без ун ел тирәсе яшәп кала алдык.

Россиядә Конституциясенә берөзлексез үзгәрешләр кертелә. (Америкалылар гына ул 200 елдан артык шул бер Конституция белән яшиләр). Иң зур һәм илнең киләчәген тамырдан үзгәртердәй үзгәрешләр, төзәтмәләр быел җәй көне кертелде һәм гомумхалык сайлавына чыгарылып, кабул ителде. Татарстан Конституциясенә дә 28 ел эчендә 12 тапкыр төрле үзгәрешләр кертелгән. Аларның күбесе Татарстан законнарын Россиянеке белән тәңгәлләштерү кануны нигезендә башкарылды. Төп Законга үзгәрешләр гаять зур авырлыклар, каршылыклар белән барды. Һәр маддә өчен көрәшергә туры килде дисәң дә һич тә арттыру булмас. Мин моны үз күзләрем белән күрдем, чөнки ул вакытта парламент хәбәрчесе идем. Чигендек, күп югалтуларга барырга мәҗбүр булдык, әмма җитәкчеләребез дә, депутатларыбыз да көрәшмичә генә Конституциянең бер маддәсен дә бирмәскә тырыштылар. Әмма ул вакыттагы Төп Законыбызга «Татарстан — суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты», — дип язылган булса да, чынлыкта без Россия уртасында урнашкан бер республика идек. Шулай булгач, буйсынмый кая барасың?

Татарстан Конституциясендәге иң кирәкле маддәләрне алып ату җиңел генә бирелмәүнең үзенә күрә сәбәпләре бар иде шул. Ул гаять авыр шартларда, илдә ата-улны, ана-кызны белмәгән, Россиядә анархия хөкем сөргән чорларда, зур бәхәсләр белән кабул ителгән иде. Аңа барлыгы халыктан 5,3 мең тәкъдим, төзәтмә кертелә. Халыкара хокукый экспертизалар үткәрелә. 1992 елның маенда Татарстан парламенты утырышында төп канунның беренче укылышы үтә. Халык депутатлары тарафыннан 500 дән артык төзәтмә карала. Нәтиҗәдә Татарстан Конституциясе 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителә. Төп закон башта рус телендә кабул ителә, аннары татар теленә тәрҗемә ителә.

Татарстан Конституциясе җиде кисәк, дүрт бүлек һәм 126 маддәдән тора. Аның беренче кисәге Конституция төзелешенә багышланган. Икенче кисәк кеше хокукларын яклау һәм тануга багышлана. Алар — шәхси, сәяси һәм икътисади хокуклар, тормышка, иреккә, шәхси кагылгысызлыкка хокуклар, җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр уздыруга, сайлауга һәм сайлануга хокуклар. Өченче кисәктә республиканың административ-территориаль төзелеше билгеләнелә. Дүртенче кисәге дәүләт хакимиятен оештыру мәсьәләләрен җайга сала. Бишенче бүлек — җирле үзидарә турында. Алтынчы кисәк — Татарстанның дәүләт символлары һәм аның башкаласы турында. Татарстан республикасы Конституциясенең җиденче кисәге Төп законны кабул итү һәм аңа үзгәрешләр, өстәмәләр кертү тәртибен көйли.

Төп Закон кабул ителгәндә иң күп бәхәс уяткан темалар — Татарстан белән Россия мөнәсәбәтләре, дәүләт телләре һәм хәрби мәсьәлә. Әлеге тарихи Конституциядә урын алган «Суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты», «Татарстан кануннары аның территориясендә өстенлеккә ия», «Җир һәм аның байлыклары — бөтен халык милке» дигән матдәләрне үзгәртү Татарстан һәм татар халкы өчен зур югалту була. Ә 2002 елда депутатлар Туфан Миңнуллин һәм Разил Вәлиев тәкъдиме белән Конституциягә кертелгән яңа статьяны дөньяга сибелеп яшәүче милләттәшләребез куанычлы хәбәр буларак кабул итәләр. Ул Төп Законга 14 нче статья буларак керә: «Татарстан Республикасы Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларга милли мәдәниятне, телне үстерүдә, аларның үзенчәлекләрен саклап калуда ярдәм күрсәтә». Милләттәшләребезнең дүрттән бер өлеше генә Татарстан җирендә гомер итүен исәпкә алсак, әлбәттә Конституциягә бу маддәне кертү көн кадагындагы мәсьәлә иде. Чөнки законсыз рәвештә мондый ярдәмне эшләргә ярамый. Ә бу маддә кабул ителгәч, дөньяга таралып яшәгән татар кешеләренә татар халкының мәдәни тормышын саклау һәм үстерү өчен республикага законлы рәвештә турыдан-туры катнашу хокукы ачыла. Һәм бу мәсьәләне чын мәгънәсендә хәл итү өчен тагын бер адым ясала. 2007 елда Татарстан белән Россия арасында вәкаләтләр бүлешү турында яңа Шартнамә төзелә. Һәм анда да читтәге татарларга ярдәм итү һәм бу эшнең Россия хөкүмәте белән бергәләп башкарылуы турында пункт кертелә.

Конституция һәр кеше өчен дә үз хокук һәм бурычларыңны белеп яшәргә өйрәтә торган бик җитди документ булса да, аны укучылар, белүчеләр күп түгел. Янәсе, ансыз да яшибез бит? Татарстанның беренче Президенты, хәзер дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев гади халыкны түгел, Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы депутатларын (Татарстаннан сайланган) Татарстан Конституциясен белмәүдә гаепләде: «Конституция — төп кануннамә, әмма депутатларның күпчелеге аны белми. Без аның турында аз сөйлибез. Татарстан суверенитеты турында декларация кабул иткән 30 август, Татарстан Конституциясе кабул ителгән 6 ноябрь көннәре алдыннан аларны кабул итү фактлары яңгырамый кала»

Чыннан да, мәктәпләрдә дә, югары уку йортларында да, оешмаларны инде әйткән дә юк, Татарстан Конституциясе һәм гомумән, республикабыз турында сөйләү, аңлату эшләре бик сүлпән бара. Депутатларыбыз арасында да Төп Законны белмәүчеләр табылганны, гади кешеләр аны каян белсен инде? Төп законны һәр кеше белергә тиеш, чөнки Конституция, беренче чиратта, кеше иреге һәм хокукларын яклый, саклый торган төп документ. Элек пионер сборларында, комсомол җыелышларында, партия утырышларында, хезмәт коллективларында җитди темаларны тәфсилләп аңлатулар оештырыла иде. Ә хәзер берсе дә юк. Ялмы — ял, ә ни өчен, нәрсә хакына ял итәбез анысы күпләрне кызыксындырмый. Берничә кешенең урамга чыгып, флешмоб оештырып, хисап өчен аны Мәскәүгә яки Казанга җибәреп кенә эш бетми бит. Катлаулы, сәяси темалар бигрәк тә пропагандага мохтаҗ. Аларны әледән-әле кабатлап торсаң да, таманга гына килә әле. ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары (1995-1999 еллар), парламент депутаты булган халык шагыйре Ренат Харис бүген дә ТР Президенты каршындагы юридик совет әгъзасы. Ул дәүләт символлары һәрвакытта да дөрес эленмәвен, дөрес кулланылмавын әйтә. «Мондый әйберләр күзәтелгән булырга тиеш», — ди.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Конституциягә хөрмәт белән карау һәм аны белү турында болай дигән иде: «Конституцияне белү һәм хөрмәт итү, Конституция буенча эш итү — дәүләт хакимияте органнары эше генә түгел, бу барлык татарстанлылар һәм гражданлык җәмгыяте институтлары эше дә. Бу — туган республикабызның һәм барлык Ватаныбызның үсү һәм чәчәк ату нигезе»