Туфан Миңнуллин: «Авылыңа сыерчыклар килсен дисәң, башта сыерчык оялары ясарга кирәк»

Туфан Миңнуллин драматургиясендәге төп юнәлеш — шәхес формалашуга, иҗади интеллигенциясенең катлаулы язмышына багышланган пьесалар, үзәк урында әхлак мәсьәләсе тора.

Татарстанның халык язучысы, драматург Туфан Габдулла улы Миңнуллин 1935 елның 25 августында Кама Тамагы районы Олы Мәрәтхуҗа авылында хисапчы гаиләсендә дөньяга килә. Аның әтисе чыгышы белән Казаннан була, үз заманында драматург Гафур Коләхмәтовтан белем ала, Тукайны якыннан күреп белә. Иҗади тирәлектә тәрбияләнгән Габдулла шигырьләр, әкиятләр яза, улы Туфанга да кечкенәдән әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт уята.

1952 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, гаиләсенә матди булышу уе белән Туфан авылларында хисапчы булып эшли, комсомол юлламасы аша Казакъстанның Кустанай өлкәсендә чирәм җирләрне үзләштерү эшләренә китә. Сәнгатькә омтылуы аны Мәскәүгә М.С. Щепкин исемендәге театр училищесына алып килә, уку йортын 1961 елда тәмамлап, егет Минзәлә драма театрына актер булып кайта, соңрак Казанга Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына күченә, әмма аңарда язучылык теләге актерлык омтылышыннан көчлерәк булып чыга.

1960 еллар башыннан Туфан шигырьләр, юмористик хикәяләр, сәхнә әсәрләре яза башлый. 1963–1964 елларда ул ТАССР Министрлар Советы каршындагы Радиотапшырулар һәм телевидение комитетында өлкән мөхәррир, 1964–1968 елларда «Чаян» журналында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1968 елдан тормышын тулысынча диярлек иҗатка юнәлтә.

1977 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институты каршындагы Югары әдәби курсларны тәмамлый. Уку елларында рус һәм Европа театр сәнгатенең иң яхшы үрнәкләре белән якыннан таныша. 1984–1989 елларда Туфан Миңнуллин ТАССР Язучылар берлеге идарәсе рәисе, РСФСР Язучылар берлеге идарәсе сәркәтибе, 1994 елдан татар ПЕН-үзәге президенты.

Гомеренең күп өлешен ул сәяси-иҗтимагый эшчәнлеккә дә багышлый: 1985–1990 елларда ТАССР Югары Советы депутаты, 1989–1992 елларда СССР халык, 1995 елдан ТР халык депутаты була. Югары трибунадан язучы һәрчак кыю рәвештә кискен проблемаларны күтәреп чыга, милләтне, телне, сәнгатьне саклап калырга кирәклекне ассызыклый. Бу сыйфатлары өчен аны «туры Туфан», «халыкның вөҗданы» дип атап йөртәләр.

Туфан Миңнуллин драматургиясе татар сәнгатенең алтын фондына керде. Беренчеләрдән булып, аның «Безнең авыл кешеләре» исемле өч пәрдәле комедиясе 1962 елда Минзәлә драма театрында уйнала, балалар өчен язылган «Азат» исемле пьеса-әкияте Г.Камал театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә.

1967-1969 елларда Татарстанның Әлмәт дәүләт театрында — «Күрше кызы», Г.Камал театрында — «Миләүшәнең туган көне», К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә «Нигез ташлары» һәм «Йөрәк янар өчен бирелгән» исемле пьесалары куела. Әсәрләрендә хәзерге заманның катлаулы проблемалары һәм тарихи вакыйгалар чагылыш таба.

Туфан Миңнуллин драматургиясендәге төп юнәлеш — шәхес формалашуга, иҗади интеллигенциясенең катлаулы язмышына багышланган пьесалар, үзәк урында әхлак мәсьәләсе тора. Тарихи шәхесләр язмышын чагылдырган «Моңлы бер җыр» (1981), «Без китәбез, сез каласыз» (1986), «Агыла да болыт агыла» (2001) пьесалары халык күңеленә үтеп керде. «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Гөргөри кияүләре» иң популяр комедияләр дип танылды.

Туфан Миңнуллин 1974 елда «Үзебез сайлаган язмыш» әсәре өчен Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге, 1979 елда «Ай булмаса, йолдыз бар» әсәре өчен ТАССРның Г.Тукай исемендәге, атаклы «Әлдермештән Әлмәндәр» әсәре өчен РСФСРның К.Станиславский исемендәге Дәүләт бүләкләре лауреаты була.

Ул «Почет билгесе», «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденнары белән бүләкләнә, Казанның мактаулы гражданы итеп сайлана. ТАССР, РСФСР, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1978, 1984, 1995), Татарстанның халык язучысы (2005) исемнәренә лаек дип табыла.

Туфан Миңнуллин 2012 елның 2 маенда Казанда вафат була, Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. Гомеренең соңгы көненә кадәр әдип актив хезмәттә булды, һәрчак үзең тырышмасаң, берни дә китереп бирмиләр, дигән карашта торды: «Авылыңа сыерчыклар килсен дисәң, башта сыерчык оялары ясарга кирәк», — дип бу турыда образлы рәвештә язды.

2012 елда Казан шәһәренең Вахитов районындагы бер урамга, Түбән Кама татар дәүләт драма театрына аның исеме бирелде, Кама Тамагы поселогында музее ачылды. 2015 елда музей ишегалдында язучының бюсты урнаштырылды, Татарстанда драматургия өлкәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия гамәлгә куелды. Авылындагы туган нигезе 2016 елда иганәчеләр тарафыннан төзекләндерелеп, язучыга багышланган экспозиция оештырылды. 2017 елдан Туфан Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия драматурглар семинары эшләп килә.