Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милли музейда – Яңа ел бәйрәме
21 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музее «Яңа ел елъязмасы” дигән яңа ел күргәзмәсен һәм “Яңа елга ак куянга ияреп” дигән бәйрәм чарасын тәкъдим итә
(Казан, 6 декабрь, “Татар-информ”). 21 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музее «Яңа ел елъязмасы” дигән яңа ел күргәзмәсен һәм “Яңа елга ак куянга ияреп” дигән бәйрәм чарасын тәкъдим итә.
Яңа ел – иң күңелле һәм әкияти бәйрәм. Аны балалар гына түгел, өлкәннәр дә үз итә. Балаларның нәкъ шул вакытта каникуллары туры килә. Татарстан Республикасы Милли музеенда мәктәп каникуллары вакытында, Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре тарихына багышланган күргәзмә ачу күркәм бер гадәткә әйләнде.
Күргәзмәнең кунаклары төрле халыкларның Яңа ел елъязмаларының оешуы турында бик күп яңалык ачачак. Алар Звездочет белән бергә борынгы халыкларның (мисырлы, болгар, славян һ.б.), шул исәптән христиан һәм мөселманнарның календарьлары белән таныша алачак. Кунаклар үзләрен Яңа ел дөньясына эләккән итеп хис итәчәк. Анда агач йорттан чыгу белән, тылсымлы урманга эләгеп була, ә урманнан юл узган гасырның шәһәренә алып китә.
Милли музейда тәкъдим ителгән яңа ел уенчыкларыннан һәм открыткаларыннан элек Яңа елда нинди уенчыклар бүләк иткәннәр, бәйрәм өстәленә нинди ризыклар әзерләгәннәр, чыршыны нинди уенчыклар белән бизәгәннәр кебек бик күп кызыклы мәгълүмат алып булачак. Борынгы чаңгылар, чаналар һәм тимераяклар исә безнең якта узучы Яңа елның күркәмлеген тагын бер тапкыр искә төшерәчәк. Ә тулы бәйрәм өстәле белән каршы алып торучы кунак бүлмәсе һәм “Яшел чибәркәй” әлеге бәйрәмнең мохитын тоярга ярдәм итәчәк.
Иң кечкенә музей кунаклары өчен “Кыш бабайның остаханәсе” эшлиячәк. Балалар төсле кәгазь, клей һәм кайчы ярдәмендә үз куллары белән чыршы уенчыклары һәм сувенирлар ясый алачак.
Бәйрәм көннәрендә кунакларны яраткан геройлар: якынлашып килүче Яңа елның символы – куян, бөтен нәрсә турында белүче Звездочет, мәкерле убырлы карчык озатып йөриячәк. Яңа ел чараларының төп катнашучылары, әлбәттә, Кар кызы һәм Кыш бабай булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Милли музееның матбугат хезмәте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз