news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милли музейдa урта гасырлардагы сәүдә юллары һәм шул чордагы акча йөрешенә багышланган экспозиция эшли башлады

Милли музейдa урта гасырлардагы сәүдә юллары һәм шул чордагы акча йөрешенә багышланган экспозиция эшли башлады

(Казан, 4 октябрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Бүген Татарстан Республикасының Милли музеенда “Х-ХV йөзләрдә төбәктә акча йөреше, сәүдә һәм сәүдә юллары” (“Денежное обращение, торговля и торговые пути края Х-ХV веков”) дип исемләнгән экспозицияне тәкъдир итү булды. Урта гасырлардагы Татарстан тарихын чагылдыручы әлеге күргәзмә тарихчы Әлфирә Сингатуллина идеясе белән башкарылган.

Бүгенге экспозиция музейда даими эшләячәк. Ул - дүрт өлешкә исәпләнгән зур экспозициянең бер өлеше. Шуларның берсе - Казан татарларының XVI-XX гасыр башында булган бизәнү әйберләренә багышланганы узган ел ачылган иде. Экспозициянең икенчесе исә православие культы раритетларына багышланган. Бу бүлектәге кыйммәтле ядкәрләр Казандагы чиркәү һәм соборлардан тупланган. Өченчесе, ягъни бүген ачылганы сәүдәгә багышланса, соңгысы - “Хәзинә” дип аталачагы тулысы белән Татарстан җирлегендә табылган археологик табылдыкларга багышланачак.

Бүгенге экспозиция да археологик табылдыкларга нигезләнеп эшләнгән. Табылдыкларның күбесен урта гасырга караган акчалар алып тора. Бу исә шул чорда төбәктәге акча әйләнешен, ягъни сәүдә эшчәнлеген күрсәтүче фактор. Экспозиция үзе “Төньяк белән сәүдә”, “X-XV гасырларда төбәктә акча йөреше” һәм “Көнчыгыш белән сәүдә” дип исемләнгән өч өлештән гыйбарәт. Биредә игътибарны җәлеп иткән тагын бер әйбер – сәүдә юлларын һәм шул чордагы эре сәүдә үзәкләрен, шулай ук Алтын Урда чорында акча сугу төгәлрәк чагылдыру өчен бүлмә уртасына куелган урта Ауразия картасы. Әлеге картада Биләр һәм Болгар шәһәрләре дә күрсәтелгән.

Урта гасырларда Идел Болгарстаны төньякта урнашкан иң эре мөселман дәүләтләренең берсе була. Әлеге дәүләт аша Византияга, Көньяк һәм Төньяк Ауропага сәүдә юллары үткән. Шуның нәтиҗәсендә Идел Болгарстаны үзе генә түгел, ә күрше-тирә дәүләтләргә дә ныгырга, үсәргә ярдәм иткән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100