news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Милли музейда «Музей төбәк тормышында» дигән фәнни-гамәли семинар уздырылачак

Бу чара дәүләт һәм муниципаль музейлары өчен зур әһәмияткә ия.

(Казан, 16 февраль, “Татар-информ”). 17-18 февральдә ТР Милли музеенда «Музей төбәк тормышында» дигән фәнни-гамәли семинар уздырылачак.

Бу чара дәүләт һәм муниципаль музейлары өчен зур әһәмияткә ия. Чөнки музей тормышын зур үзгәрешләр көтә. Киләчәктә музейлар хөкүмәт карамагында каламы әллә инде автоном эшчәнлек алып барачакмы, финанс яктан аларны нинди үзгәрешләр көтә – семинарда әнә шундый мәсьәләләр каралачак.
Җыелышта шулай ук төбәк туризмын үстерүдә музейларның катнашуы турында да сөйләшәчәкләр. Күп кенә музейлар туристлар белән эшләү тәҗрибәсенә ия инде. Алар туристларга төрле хезмәтләр күрсәтә, Татарстанның милли традицияләре һәм мәдәнияте белән таныштыра, музей экспозицияләрен, табигать объектларын, архитектура һәйкәлләрен үз эченә ала торган маршрутларны билгели. 2013 елгы Универсиада кунакларын бу программалар кызыксындырырга мөмкин. Семинарда музей җитәкчеләре һәм Казанның туристик фирмалары арасында хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен урнаштыру мөмкинлеге каралачак.
Семинар кысаларында Россия музей хезмәткәрләре Ассоциациясенең Татарстан бүлеге җыелышы да узачак. Бу оешма 2009 елда төзелә. Анда 19 коллектив һәм 60 әгъза керә. Чарада 100дән артык кеше катнашачак. Алар арасында - Татарстанның мәдәният, финанс, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыклары вәкилләре, дәүләт һәм муниципаль музейлар, туристик фирмалар җитәкчеләре катнашачак. Семинар 14 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә Милли музейның матбугат хезмәте.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100