news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Милли музей матбугат вәкилләре белән очрашу уздыра
Иртәгә Татарстанның Милли музеенда гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Яңа елга багышланган очрашу узачак
Скопировать ссылку
(Казан, 24 декабрь, “Татар-информ”). Иртәгә Татарстанның Милли музеенда гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре белән Яңа елга багышланган очрашу узачак.
Соңгы елларда Россия, Татарстандагы музей эшендә төптән үзгәрешләр бара. Музейлар арасында бергәлек ныгый, үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсе буларак үзенчәлекле күргәзмәләр оештырыла. Быел гына Милли музейда Санкт-Петербургтан берничә күргәзмә тәкъдим ителде. Алар арасында аеруча искә калганнары – “Морза Юсуповлар нәселе тарихы. Казан-Петербруг-Париж”, “Федор Шаляпин – Петербургта” дигән экспозицияләр. Күптән түгел республикабызда Татарстанның музей хезмәткәрләре Ассоциациясе төзелә. Аның составына хәзерге вакыта 19 музей, 60 әгъза керә. Һәм бу – зур эшнең башы гына.
Милли музейның көндәлек эшенә яңадан-яңа ысуллар – тренинглар, эшлекле уеннар, интерактив программалар, яңа мәгълүмат технологияләре һәм башкалар гамәлгә кертелә. Музей эше турында мәгълүмат бирүдә зур рольне массакүләм мәгълүмат чаралары уйный. Менә инде дүртенче ел музейда Яңа ел уңаеннан журналистлар белән очрашу оештыру традициясе яшәп килә. Анда төбәкнең тарихи-мәдәни байлыгын таныту буенча уртак эш алып бару, музей эшен алга таба үстерү мәсьәләләре турында сөйләшү оештырыла.
Аеруча 2010 елга планнар турында мәгълүмат бирү планлаштырыла. Мәсәлән, киләсе елда музей Бөек Ватан сугышында җиңүебезгә - 65 ел тулуны, Татар Республикасы оешуына - 20 ел, , Лев Толстойның 100 еллыгын билгеләп үтәчәк, Габдулла Тукайның 125 еллыгына әзерләнәчәк. 2010 елда шулай ук Казан шәһәр халык музеен ачуга 115 ел тулачак. Юбилей уңаеннан музей журналистлар арасында “Музей дөньясын ачкан СМИ” исемле бәйге игълан итә. Бәйгегә нәтиҗәләр көзге айларда узачак - Россия музейлары хезмәткәрләренең фәнни форумында ясалыр дип көтелә. Бу турыда мәгълүматны музейның генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, матбугат хезмәте җитәкчесе Людмила Гущина сөйләр дип уйланыла. Шулай ук музейның алга таба мәгълүмат чаралары белән элемтәләрен ныгыту хакында да әйтеләчәк. Матбугатта музей эшен иң яхшы яктырткан журналистларны котлаячаклар, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot