Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Милли музей һәм Татар яшьләре форумы «XX гасырда татар халкы тарихы» курсына чакыра
Татарстан Республикасы Милли музее һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ачык университет кысаларында «XX гасырда татар халкы тарихы» дигән офлайн курс оештыра. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте хәбәр итә.
9-19 ноябрьдә Казанда узачак очрашуларда XX гасыр татар тарихының мөһим вакыйгалары һәм шәхесләре белән танышырга мөмкин булачак. Программада татар зыялылары, милли үзбилгеләнү, сәяси партияләр, 1917–1920 еллардагы инкыйлаб һәм гражданнар сугышы, ТАССРның формалашуы һәм башка темалар каралачак.
Дәресләрне тарихчылар һәм белгечләр алып бара. Дәресләргә йөреп, курс ахырында тестны уңышлы узган катнашучыларга сертификатлар тапшырылачак.
Катнашу өчен сылтама аша теркәлергә кирәк.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз