news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Милли мультFest» кинофестиваленең Казандагы турында финалга сайлап алу бара

«Балалар өчен анимацион фильм» номинациясендә 21 мультфильм тәкъдим ителде.

«Милли мультFest» кинофестиваленең Казандагы турында финалга сайлап алу бара
Салават Камалетдинов

(Казан, 13 март, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Мир» кинотеатрында «Милли мультFest» республика балалар кинофестиваленең йомгаклау зональ туры уза. Бүген шулай ук финалга чыгучылар игълан ителәчәк.

Казан, Биектау, Арча, Әтнә, Теләче, Кукмара, Питрәч, Балык Бистәсе, Лаеш, Әлки, Алексеевск, Балтач районнары үз эшләрен жюри хөкеменә тәкъдим итә. Моңа кадәр зональ турлар Буа, Зәй, Актанышта узган.

«Балалар өчен анимацион фильм» номинациясендә 21 мультфильм тәкъдим ителде. Бу минутларда жюри әгъзалары «Балалар өчен кыска метражлы кино» номинациясендәге проектларны бәяли. Шулай ук, татар телендә компьютер уеннары да күрсәтеләчәк.

Бәйгенең жюри рәисе — ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Президенты каршындагы Татар телен саклау комиссиясе әгъзасы Рамил Төхвәтуллин. 

«Республика буенча без ничә айдан бирле йөрибез. Чагыштырырга да мөмкинлегебез бар. Казан тирәсе районары да актив катнашып, безгә эшләрен юлладылар. Беренче, икенче, өченче урыннарны алмаучылар борчылмагыз. Монда оттыручылар юк. Барыбыз да җиңүчеләр, бер максатка эшлибез. Бер корабта барабыз. Максат бер — туган телебезне саклау», — диде. 

Кинофестивальнең ябылу һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 23 апрельдә филармониядә узачак. Беренче урынга 100 мең сум, икенче урынга 70 мең сум, өченче урынга 50 мең сум акчалата бүләк каралган. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100