news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Милләттәшләрне барлау һәм берләшү омтылышы белән

Милләттәшләрне барлау һәм берләшү омтылышы белән

(Төмән, 26 апрель, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсенең Яркәү районы үзәге китапханәсе каршында «Дуслык» дигән клуб ачылды. Аның максаты - бистәдә яшәүче татарларны туплау, мәдәни чаралар аша милли гореф-гадәтләрне торгызу, онытылып барган телебезне һәм мәдәниятебезне халыкка кайтару, яшь буынны милли рухта тәрбия итү.

Клубка төрле яшьтәге милләттәшләребез тартылган, аның эшен системалы рәвештә гамәлгә ашыру өчен җитәкче Шура да сайланды. Хәл ителәсе проблемаларны, төрле мәдәни чараларны эченә алган план да төзелде.

Клуб җитәкчесе итеп китапханәнең бу эшне башлап җибәргән хезмәткәре Әлфия Шамитова билгеләнде. Әлфия киләчәктә район милли-мәдәни мохтәрияте, шул бистәдәге һөнәр училищесы һәм Балалар иҗаты үзәге белән бергәләп эшләргә ният итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100