Милләттәшебез Тимур Насыйбуллин җитәкләгән яшь спортчылар төркеме Халыкара ярышларда лидерлык итә
Милләттәшебез Тимур Насыйбуллин җитәкләгән яшь спортчылар төркеме Халыкара ярышларда лидерлык итә
(Бишкәк, 17 август, “Татар-информ”, Илдар Сәмигуллин). Кыргызстанның таэквондо буенча 11-15 яшьлек көрәшчеләре Көньяк Кореяда үткәрелгән Халыкара ярышларда катнашты. Анда дөньяның 67 иленнән барлыгы 1500 спортчы җыелган иде. Бу ярышларда милләттәшебез Тимур Насыйбуллин җитәкләгән яшь спортчылар төркеме биш алтын, ике бронза медальгә лаек булды һәм спорттагы югары осталыклары өчен сертификат һәм дипломнар белән бүләкләнде.
Тимур Насыйбуллин үзе дә комплекслы күнегүләрдә катнашып, көмеш медаль яулады. Ул җитәкләгән яшь спортчылар төркеме исә соңгы елларда Корея капма-каршы көрәш төре буенча, барлык халыкара ярышларда да катнашып, көчле техник алымнар, саклану осталыгы һәм җиңүгә омтылыш күрсәтә һәм, әлбәттә, һәрвакыт призлы урыннар алып килә.