Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Милекне арендага бирү тәртибенә Казан депутатлары үзгәрешләр кертте
Мэр Илсур Метшин, үзгәрешләр әкренләп кертеләчәк, арендаторлар белән без сөйләшүгә әзер, аңлашып җитмәгән яклар булса, төшендерү эшләре алып барылачак, дип ышандырды
(Казан, 17 июнь, "Татар-информ", Миләүшә Низаметдинова). Торак булмаган муниципаль милекне арендага бирү тәртибенә бүген Казан шәһәре Думасының VI сессиясендә үзгәрешләр кертеп, депутатлар аренда бәясен билгеләүне бәйсез экспертларга тапшырырга булды.
Шундый үзгәрешләр кертү таләбе белән шәһәр прокуратурасы Думага мөрәҗәгать иткән булган.
Сессия утырышында шундый тәкъдим белән чыккан шәһәрнең җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Ирек Фәттахов сүзләренчә, хәзерге вакытта аренда бәясе, шәһәр Думасы 2009 елның 23 декабренда раслаган методика буенча, һәр социаль-икътисади зонага туры килгән норматив аренда ставкасыннан чыгып һәм кулланылыш максаты, уңайлыклылык ягы һәм арендалана торган бүлмәнең (бинаның) характеристикасы исәпкә алынган коэффициенттан чыгып исәпләнә. “Мондый универсаль юл аренда ставкаларының икътисади нигезсез кимүенә китерә, нәтиҗәдә, шәһәр бюджетына акча азрак керә, бүлмәне (бинаны) арендага бирү базарында көндәшлекне чикли”, - дип саный И.Фәттахов.
Бәйсез бәяләү оешмасы исә 2005 елның 21 июлендә кабул ителгән 94 нче Федераль законда каралганча билгеләнә. Арендалау буенча элек төзелгән килешүләр буенча аренда бәясе килешү вакыты беткәнче үзгәрешсез кала, ягъни ул каралмаган, диде И.Фәттахов. Сессиягә рәислек иткән мэр Илсур Метшин, үзгәрешләр әкренләп кертеләчәк, арендаторлар белән без сөйләшүгә әзер, аңлашып җитмәгән яклар булса, төшендерү эшләре алып барылачак, дип ышандырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз