news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда микроавтобус һәм «КАМАЗ» белән авариядән соң җинаять эше кузгатылды

Татарстанда микроавтобус һәм «КАМАЗ» белән авариядән соң җинаять эше кузгатылды

Бөгелмә – Азнакай юлында микроавтобус һәм «КАМАЗ» катнашындагы авариядән соң юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм иминлек таләпләренә җавап бирми торган хезмәт күрсәтү маддәләре буенча җинаять эше кузгатылды.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, эшне тикшерү дәвам итә, авариянең барлык нечкәлекләре ачыклана.

«Татар-информ» агентлыгы алдарак хәбәр иткәнчә, бүген төнге дүртләр тирәсендә Бөгелмә – Азнакай юлында авария (анда бер кешенең гомере өзелә) була. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100