news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мидхәт Шаһиәхмәтов: Эшкуарлык – күп энергия таләп итә торган гаять зур хезмәт

ТР Премьер-министры урынбасары – икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов республика эшмәкәрләрен Россия эшкуарлары көне белән котлады.

«Эшкуарлык - күп энергия, профессионализм, үҗәтлек һәм куелган максатларга ирешү осталыгы таләп итә торган гаять зур хезмәт. Халыкның уңайлы һәм мул тормышта яшәве, мөһим социаль проектларны гамәлгә ашыру, төбәкнең икътисади тотрыклылыгы күп яктан предприятиеләрнең өзлексез эшләвенә бәйле», - дип белдерде министр.

Ул билгеләп үткәнчә, соңгы елларда Татарстан җитди сынаулар белән очрашты, аларны уртак тырышлык белән генә җиңәргә мөмкин. Шаһиәхмәтов искәрткәнчә, моның өчен бизнес белән элемтәләрне сакларга, шулай ук ышанычлы мөнәсәбәтләр булдырырга һәм эшкуарларга комплекслы ярдәм күрсәтергә кирәк.

Министр әйтүенчә, илнең төп бурычы – гражданнарга уңайлы һәм имин тормыш, шулай ук икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның ТР эшкуарларын һөнәри бәйрәмнәре белән котлавы турында элегрәк хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100