news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов һәм Головченко «МТЗ-Татарстан» компаниясе эше белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды.

(Казан, 28 апрель, «Татар-информ»).Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Беларусь Премьер-министры Роман Головченко «Алабуга» махсус икътисади зонасында булды, аерым алганда, «МТЗ-Татарстан»техникасын җитештерүче эше белән танышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Компания авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы техникасын күпләп сату, җиһазлар һәм инструментлар, шул исәптән тракторлар җитештерү белән шөгыльләнә. Хәзерге вакытта «МТЗ-Татарстан»  —«Росагролизинг» АҖны «Беларус» маркалы техника белән тәэмин итүнең бердәм операторы.

Аерым алганда, кунаклар автомобиль газ заправкасы станциясен төзү мөмкинлеген карады.

«МТЗ-Татарстан сәүдә-җитештерү компаниясе» ҖЧҖ 2003 елда оештырылган. Бу - уртак предприятие, аны «Минск трактор заводы» ААҖ гамәлгә куйган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100