Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов керемнең кимүенә юл куйган компания җитәкчеләрен «келәмгә чакырырга» кушты
Татарстан Президенты үзенең «Татнефть»кә дәгъвасы юклыгын, ә башка предприятиеләр белән бәйле хәлне тикшерергә кирәклеген әйтте.
(Казан, 27 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың кайбер эре предприятиеләренең табышы кимү сәбәпләрен өйрәнү өчен баланс комиссиясе төзергә кушты. Бу хакта ул «Татнефтехиминвест-холдинг»ның директорлар советы утырышында белдерде.
Эшне җитәкләү Татарстан Республикасының Премьер-министры Алексей Песошинга йөкләнде.
Үзенең чыгышында «Татнефтехиминвест-холдинг»ның генераль директоры Рафинат Яруллин 2021 елда «Кварт» ябык акционерлар җәмгыяте һәм «Нәфис» төркеме предприятиеләренең кереме кимүен әйтте. «"Татнефть" керем һәм табышларын 2020 ел белән чагыштырганда артыграк булыр дип фаразлый. Шул ук вакытта нефть чыгаруның чыгымнары арту һәм «ОПЕК +» чикләүләре аркасында керем 2019 елдагы дәрәҗәгә җитмәде. Нәтиҗәдә предприятиеләрнең уртак җыелма күчермәләре 2019 елныкыннан 5 процентка ким булды», — диде Яруллин.
Татарстан Президенты үзенең «Татнефть»кә дәгъвасы юклыгын, ә башка предприятиеләр белән бәйле хәлне тикшерергә кирәклеген әйтте.
«Компаниянең уртак салым түләүләре артты, ләкин аларның республикага керү балансында үзгәрешләр барлыкка килде. Без салым түләү системасының үзгәрүе аркасында 30 миллиард сумнан кимрәк алдык. „Татнефть“ компаниясенә дәгъвам юк. Мин компаниянең директорлар советы утырышын уздырдым, яхшы эшләүләрен әйттем. Ә керемнәр кимегән башка предприятиеләр өчен Алексей Песошин җитәкчелегендә баланс комиссиясе уздыруны сорыйм. Нинди сәбәпләр, нилектән килеп чыккан? „Кварт“, „Нәфис“ компанияләре… Аларның милекчеләрен дә чакырырга кирәк. Болар зур, республиканың язмышы өчен әһәмиятле компанияләр, бу сорауларга төшенергә кирәк. Материаллар әзерләгез, бу сорауларның барысын да карарга кирәк», — дип күрсәтмә бирде Татарстан Президенты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз