news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов Казанда IT-кварталны Республика көненә эшләтеп җибәрергә кушты

«Глобаль проект, дип саныйм, бик зур инвестицияләр, башкаланың иң яхшы урынында. Без әлеге мәйданда Республика көненә яңа IT-паркны төзеп бетерү генә түгел, инде эшләтеп үк җибәрергә тиеш. Анда IT-парк та „Мәктәп 21“ дә булачак», — диде Рөстәм Миңнеханов.

(Казан, 26 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы яңа «Сан» IT-кварталны 2022 елның 30 августына эшләтеп җибәрергә кушты. Яңа IT-квартал элеккеге «Спартак» аяк киеме фабрикасы урынында төзелә. Бу хакта республика башлыгы Татарстан Республикасының Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының йомгаклар коллегиясендә белдерде.

«Глобаль проект дип саныйм, бик зур инвестицияләр, башкаланың иң яхшы урынында. Без әлеге мәйданда Республика көненә яңа IT-паркны төзеп бетерү генә түгел, инде эшләтеп үк җибәрергә тиеш. Анда IT-парк та „Мәктәп 21“ дә булачак», — диде Миңнеханов.

Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин IT-кварталның мәйданы 43 мең квадрат метрны тәшкил итүен әйтте. Бу Казандагы IТ-парк бинасыннан бер ярым тапкырга зуррак.

«Биредә IT-компанияләр өчен дүрт меңнән артык эш урыннары булдырырга планлаштырыла. Казан уртасындагы „Сан“ кварталы республика IT-индустриясенең визит карточкасы булачак һәм илдәге IT-технологияләр үсешендә лидер буларак, Татарстанның позициясен ныгытачак», — диде Хәйруллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100