Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Миңнеханов: Казахстанда Татарстанның барлык проектлары штатлы режимда гамәлгә ашырыла
Татарстан Президенты бүген Нурсолтанда эш сәфәрендә.
(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Казахстан территориясендә Татарстанның зур предприятиеләре проектлары штатлы режимда гамәлгә ашырыла, инвесторларга ярдәм итү ил Хөкүмәте дәрәҗәсендә дә, акиматлар дәрәҗәсендә дә сизелә.
«Без Казахстан җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез, бөтен җирдә тулысынча аңлау бар. Барлык проектлар да штатлы режимда бара», — диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан Президенты Касыйм-Җомарт Токаев белән очрашу нәтиҗәләре турында.
Ул искәрткәнчә, беренче чиратта «КАМАЗ» автогиганты һәм «Татнефть» нефть компаниясе тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар турында фикер алышканнар.
«Бүген без Казахстанда „КАМАЗ“ компаниясенең гамәлгә ашырыла торган берничә зур проектын карадык. Логистика, мех эшкәртү буенча перспективалы юнәлешләр турында фикер алыштык», — диде Рөстәм Миңнеханов.
«Шулай ук „Татнефть“ компаниясенең зур планнары бар — шина заводы төзелешен тәмамлау, каучук җитештерү буенча эш. Яңа һәм яхшы эшкәртелгән ятмаларда бергәләп эшләү турында фикер алыштык. Битум җитештерү мөмкинлеген һәм башка проектларны карыйбыз», — диде ул.
Татарстан Президенты бүген Нурсолтанда эш сәфәрендә. Республика җитәкчесе «КАМАЗ» автоүзәгендә булды, Казахстан Премьер-министры Алихан Смаилов белән очрашты һәм дәүләтнең беренче заты белән сөйләшүләр уздырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз