news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: Елга транспортында халыкка хезмәт күрсәтү буенча дәгъвалар күп килә

Татарстан Президенты елга транспортына җитди игътибар бирергә кирәклеген әйтте.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда яшәүчеләрдән елга транспортында хезмәт күрсәтү буенча дәгъвалар күп килә. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәкнең Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының коллегия утырышында белдерде.

«Причаллар бик начар хәлдә, суднолар үзләре дә иске. „Метеор“ларны гына рәтләделәр. Әлегә елга транспортында хезмәт күрсәтү буенча халыктан безгә дәгъвалар күп. Мин бу кисәтүләрне тулысынча һәм бөтенләе белән үз адресыма кабул итәм», — диде республика җитәкчесе.

Миңнеханов елга транспортына җитди игътибар бирергә кирәклеген әйтте. «Безнең судноларның торышы мактанырлык түгел. Ә бит транспортның бу төреннән нигездә зур кереме булмаган кешеләр файдалана, алар үзләренең дачаларына йөри. Безгә бу сорауга кушылырга кирәк. Мин Транспорт министрлыгыннан аны эшләп бетерүләрен сорыйм. Аңлашыла, регионара килешүләр төзелде, ләкин безнең өчен үзебезнең эчке челтәребезнең дә нәтиҗәле булуы кирәк», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100