news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов: «Бердәм Россия» Татарстанның иҗтимагый-сәяси үсешендә әйдәүче роль үти

2021 елда гына да «Бердәм Россия» активы ярдәмендә Татарстанда 959 күп фатирлы йорт капиталь төзекләндерелгән, 70 җәмәгать урыннары һәм бер меңнән артык ишегалды территорияләре каралган.

(Казан, 25 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Угаров). Рөстәм Миңнеханов Татарстанның иҗтимагый-сәяси үсешендә «Бердәм Россия» партиясенең әйдәүче роль башкаруын әйтте.

«Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге илдә иң зурларыннан һәм ул 129 мең әгъзаны берләштерә. Партия һәр дәрәҗәдә тотрыклы күпчелеккә ия, бу зур җаваплылык йөкли. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов партиянең региональ бүлеге конференциясендә ясаган чыгышында шундый фикер белдерде.

«Соңгы елларда каршылыклар күп булды, без аларны бергәләп җиңеп чыктык. Болар — популяр булмаган, ләкин илнең үсеше өчен мөһим булган карарлар, икътисадның һәм гражданнар керемнәренең үсеш темплары кимү, коронавирус пандемиясе. Бу урында депутатларны, партиянең волонтерлар штабын пандемия нәтиҗәләрен җиңәргә булышканнары, кешеләргә ярдәм күрсәтүләре өчен аерым билгелисем һәм рәхмәт әйтәсем килә», — диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты Россия дәүләте җитәкчесе Владимир Путинның 2021 елның декабрендә партиянең съездына үз мөрәҗәгатендә «безнең сәясәтебезнең, безнең уртак планнарыбыз уртасында нәкъ менә кеше тора» дип әйтүен искә төшерде. Ә партиянең Рәисе Дмитрий Медведев съездда төп максатны билгеләде — «халык программасы»на кертелгән йөкләмәләрне тулысынча үтәргә. «Әлеге бурычлар безнең өчен өстенлекле. Бу максаттан республикада күп кенә социаль проектлар һәм программалар тормышка ашырыла. Алар уңайлы торак төзелешенә һәм торак фондны капиталь төзекләндерүгә, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачуга, мәдәнияткә һәм спортка, яңа җиһазлар белән тәэмин итүгә һәм беренчел звеноны модернизацияләүгә юнәлтелгән», — диде Миңнеханов.

2021 елда гына да «Бердәм Россия» активы ярдәмендә Татарстанда 959 күп фатирлы йорт капиталь төзекләндерелгән, 70 җәмәгать урыннары һәм бер меңнән артык ишегалды территорияләре каралган. Моннан тыш, 17 балалар бакчасы һәм җиде мәктәп төзелгән, 528 белем бирү объекты, йөзгә якын поликлиника һәм хастаханә төзекләндерелгән. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100