news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов 9 Майга әзерлек турында: Covid шартларында ветераннарны кайгырту бик мөһим

Хәзерге вакытта Татарстанда 24 меңнән артык ветеран һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яши, аларның 601е турыдан-туры сугышта катнашкан.

Миңнеханов 9 Майга әзерлек турында: Covid шартларында ветераннарны кайгырту бик мөһим
tatarstan.ru

(Казан, 7 май, «Татар-информ»). Бәйрәм чараларына әзерлек һәм аларны үткәрү, ветераннарга ярдәм күрсәтү, яшьләргә патриотик тәрбия бирү – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында әлеге һәм башка темалар хакында фикер алыштылар.

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, ветераннар, министрлар, муниципалитет башлыклары һәм республиканың иҗтимагый оешмалары вәкилләре катнашты.

Утырыш алдыннан Рөстәм Миңнеханов, чәчәк рәвешендәге значок сатып алып, «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Акция вакытында җыелган бөтен акча ветераннарга медицина ярдәме күрсәтүгә юнәлдереләчәк.

Президент коронавирус пандемиясе чорында ветераннарга һәм өлкән яшьтәге татарстанлыларга аерым игътибар бирелүен билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда 24 меңнән артык ветеран һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның тол хатыннары яши, аларның 601е турыдан-туры сугышта катнашкан.

«Пандемия шартларында әлеге эш аерым мәгънәгә ия. Әмма вакыт бик аяусыз. Бөек Ватан сугышында катнашучылар – чын геройларның сафы елдан-ел сирәгәя бара. Узган елда без Советлар Союзы Герое Борис Кириллович Кузнецовны соңгы юлга озаттык», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100