news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Метроэлектротранс» Казанда 5а трамвай маршрутын вакытлыча кыскартты

Казанда ике көнгә 5а номерлы трамвай хәрәкәте маршруты кыскара. Бу Борхан Шаһиди урамында трамвай юлларын күчерү белән бәйле, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс»ның матбугат хезмәте.

28 - 29 май көннәрендә 5а номерлы трамвайлар «Тимер юл вокзалы» тукталышыннан «Глазунов урамы» тукталышына кадәр кыскартылган маршрут буенча йөриячәк.

Колхоз базарыннан Глазунов урамындагы борылыш боҗрасына кадәрге участок хәрәкәт схемасыннан ике көнгә төшеп кала.

5 нче маршрут буенча каршы як юнәлешкә йөри торган трамвайларның маршруты үзгәрешсез кала.

«Метроэлектротранс»та искәртүләренчә, трамвай юлларын һәм тукталышларны күчерү пассажирларга уңайлы булсын өчен эшләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100